Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсе районында җил түбәләрне алып ташлаган, Теләчедә-биналарны җимергән 

Балык Бистзсенең Урахча авылында бернчә бина һәм төзелеш обьектының өлешчә түбәләрен алып ташлаган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә....

Балык Бистзсенең Урахча авылында бернчә бина һәм төзелеш обьектының өлешчә түбәләрен алып ташлаган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Түбәләргә зыян якынча 450 квадрат метр мәйданда салынган. Мәктәп бинасы, авыл мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет өлешчә түбәләрсез калган. Башка обьектларга зыян салынмаган. Җәрәхәтләр алучылар юк.


112 бердәм экстрен хезмәтенә Балык Бистәсеннән хәбәр кичә көндез килеп ирешкән. Урында зыянны бәяләү һәм төзекләндерү эшләрен планлаштыру буенча район администрациясенең комиссиясе эшли, дип яза "Татар-информ".





Ә Теләче районының Зур Мишә авылында көчле җил мәчет манарасын җимергән. Боз бәрәңге сабакларына зыян салган, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә. Авыл халкы көчле җил китергән зыянны видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.








Матбугат.ру сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ