Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары Татарстандагы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларының Татарстандагы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуы булып узды.Казанга Башкортстан Республикасының татар...

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларының Татарстандагы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуы булып узды.


Казанга Башкортстан Республикасының татар язучылары делегациясе килде. Делегацияне Башкортстан Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советының мәдәният һәм сәнгать комиссиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Алик Локманов җитәкли. Арада Татарстан Язучылар берлеге әгъзамы булган мөхтәрәм шагыйрь Рим Идиятуллин да бар. Язучылар Башкортстанның төрле районнарында яшәп иҗат итәләр.


Кунаклар кичә Татарстан Язучылар берлегендә коллегалары белән очрашты һәм Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилей кичәсендә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров бу очрашуның планлы чара булуына басым ясады.


Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең чит төбәкләр белән эшләүче урынбасары Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессының быел үткәреләсе зур чаралары һәм конгрессның Башкортстан буенча эшчәнлеге белән таныштырып үтте: “Башкортстанда миллионнан артык милләттәшебез яши. Бөтен чараларыбызга иң зур делегация Башкортстаннан килә. Күптән түгел генә Авыл эшмәкәрләре җыены, Бөтенроссия Татар төбәкне өйрәнүчеләр съезды үтте, 13-15 апрель көннәрендә Татар хатын-кызлары форумы була. Май аенда татар дин әһелләре форумына әзерләнәбез. Иң зур чара – август аенда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, – диде Марс Тукаев. – Башкортстанда да күп чаралар көтелә. Фәнни-гамәли конференцияләр, мәдәни чаралар... – дип санап китте ул.


Алда торган мәдәни чара – 24 апрельдә Казанда Алик Локмановның юбилей кичәсе үтәчәк.


Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чиратында вакытлы матбугатта эшләгән язучылар төркемен Болгарга алып барырга вәгъдә итте. “Әлбәттә, ул язучылар үз тәэсирләрен газета-журнал укучылар белән бүлешергә тиеш булалар. Егермеләп кеше булган исемлекне төзеп бирерсез”, – диде ул. Татарстан Язучылар берлеге тагын бер проект - күрше районнар булган Актанышта һәм Илештә очрашулар оештырырга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне ике як та хуплап кабул итте.


Фикер алышу татар матбугатын Башкортстанда таралу мәсьәләләре буенча дәвам итте. “Гаилә һәм мәктәп” журналының яңа баш мөхәррире, танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла, “Мәгариф” журналының җаваплы секретаре Раушания Хөснетдинова, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов һәм бүлек мөдире Гөлзада Бәйрәмова, “Сөембикә” журналы вәкиле Эльмира Закирова, “Шәһри Казан” газетасы вәкиле, шагыйрә Йолдыз Шәраповалар үз матбугат чаралары белән таныштырып үттеләр.


Шагыйрә Халисә Мөдәрисова Башкортстанда татар матбугатының бик аз таралуына борчылу белдереп, монда Татарстан журналистларының адреслы эшләве кирәклегенә басым ясады. “Сөембикә”, “Казан утлары” кебек журналларның бер-ике генә килеп, кулдан-кулга йөртелеп укылуын әйтте. “Югалтмагыз сез безне! Дустанә мөнәсәбәт белән, артык чәбәләнмичә генә, “Сез – безгә, без – сезгә” дигәнрәк юл белән үз укучыларыгызга якын килегез. Сез килмәсәгез, ул урынны бүтәннәр яулап алачак”, - диде ул.


Очрашудан соң Башкортстан делегациясе вәкилләре Казан буйлап экскурсиягә китте.


Ә 18.00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәге залында Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары катнашында “Шигырь һәм җыр бәйрәме” дип аталган әдәби-музыкаль кичә башланачак. Концертта Башкортстан сәнгатькәрләре белән бергә Татарстан җырчылары Закир Шаһбан, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева катнаша. Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгыраячак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ