Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ ачык банкына 2017 ел биремнәре өстәлгән

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) карамагында булган Федераль педагогик үлчәмләр институты (ФИПИ) БДИ базасын 2 меңнән артык 2017 елгы биремнәр белән ту...

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) карамагында булган Федераль педагогик үлчәмләр институты (ФИПИ) БДИ базасын 2 меңнән артык 2017 елгы биремнәр белән тулыландырды, дип яза "Татар-информ" агентлыгы. 


Бердәм дәүләт имтиханының ачык банкы 2013 елда булдырыла. Ул мәктәпне тәмамлаучыларга үзләрен бу биремнәр аша сынап карарга мөмкинлек бирә. Бүген база үз эченә 40 меңнән артык актуаль биремне алган.


Рособрнадзорда аңлатма биргәнчә, ачык банкта булган биремнәрдән мәктәп дәресе вакытында да, мөстәкыйль БДИ бирүгә әзерләнүдә дә файдаланырга мөмкин. Шулай ук аларны ачык бастыру социаль челтәрдә укучыларны имтиханга ялган әзерлек материалларыннан да саклый.


Элегрәк Федераль педагогик үлчәүләр институты 2018 елдагы БДИ структурасын һәм эчтәлеген билгеләүче документларны бастырган иде. Шулай ук анда быел чыгарылыш укучылары еш ясаган хаталар буенча методик киңәшләр дә тәкъдим ителә. Бу материалларны бастыру да укучыларга һәм укытучыларга имтиханга әзерләнгәндә ярдәмлек булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ