Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИда тест өлеше быел чит телдән генә тапшырыла

Без "Әти-әниләргә бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе оештырдык. Ул 7 февральдә узачак һәм без бу акция традицион рәвештә узар дип ниятлибез, - дип җиткерә Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы урынбасары А...

Без "Әти-әниләргә бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе оештырдык. Ул 7 февральдә узачак һәм без бу акция традицион рәвештә узар дип ниятлибез, - дип җиткерә Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы урынбасары Анзор Музаев. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.


Аның сүзләренчә, әлеге акциягә инде 50 төбәк кушылган. Ул бу көнне теләге булган ата-аналар үзләре барлык имтихан тапшыру процедуралары аша уза алачак, дип белдерә. "Алар БДИда охшашлы кечерәк имтихан эше дә башкара ала. Быел ул рус теле буенча узачак", – дип аңлатты Музаев.


Имтиханда күчерү һич мөмкин булмаячак. Видеокүзәтүләр урнаштырылган һәм җәмәгать күзәтүчеләре дә була. БДИ үткәрергә бирелгән 50 мең аудитория һәрчак контрольдә булачак.


"Тагын өч фәннән тест өлеше кире кагыла, болар – химия, биология һәм физика. Шулай итеп, тест өлеше быел, чит телдән кала, башка фәннәрдә булмаячак", – дип билгеләп үтә Музаев.


2017 елда алдан БДИ тапшыру 23 марттан 14 апрельгә кадәр булачак. БДИны төп тапшыру көннәре 29 майдан 1 июльгә кадәр.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ