Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИны объектив үткәрү өчен, махсус интернет-портал эшли башлады

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт “Гадел бердәм дәүләт имтиханы өчен” бөтенроссия хәрәкәтенең “Бердәм дәүләт имтиханын мониторинглау картасы” интернет-порталын эшләтеп җиб...

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт “Гадел бердәм дәүләт имтиханы өчен” бөтенроссия хәрәкәтенең “Бердәм дәүләт имтиханын мониторинглау картасы” интернет-порталын эшләтеп җибәрү буенча инициативасын хуплап чыкты. Биредә БДИ үткәрү вакытында булган тәртип бозулар хакындагы мәгълүматлар тупланачак.


"Картада БДИ уздыруның барлык пунктлары күрсәтелгән. Әгәр дә кемдә дә булса имтиханга кагылышлы, хокук бозу турында мәгълүмат бар икән, ул үз мөрәҗәгатен әлеге порталда калдыра ала. Бу мөрәҗәгать проектны алып баручылар тарафыннан эшкәртеләчәк. Кирәк дип табылса, Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәткә юлланачак", - диде проект җитәкчесе Александр Богачев.


Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов әлеге инициативаның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, портал бердәм дәүләт имтиханын ачык һәм объектив уздыру өчен коралларның берсе булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ