Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетләре белән үссеннәр!

«Мәгариф» журналы авторларының һәр сөенеч-шатлыгы – безнең барчабыз өчен олы куаныч. Шулай булмыйча?! Бигрәк тә ул Азнакайдагы Резидә һәм Равил Шәрифуллиннарныкыдай күптән зарыгып көтелгән бәхет тә ел...

s8n5TfIJkdM


«Мәгариф» журналы авторларының һәр сөенеч-шатлыгы – безнең барчабыз өчен олы куаныч. Шулай булмыйча?! Бигрәк тә ул Азнакайдагы Резидә һәм Равил Шәрифуллиннарныкыдай күптән зарыгып көтелгән бәхет тә елмайса...


Резидәбез – «Мәгариф» журналының күптәнге даими авторы. Әле үзе генә безгә язып калмый, хезмәттәшләренең дә мәкаләләрен «Мәгариф.РФ» электрон журналында урнаштыруның бар мәшәкатен үз җилкәсенә алып эш итүчеләр затыннан. Игътибар итсәгез, «Мәгариф.РФ»дә Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләренең ике айның берендә язмалары басылып тора. Барысы да Резидә ханымның тынгысызлыгы, хезмәттәшләренең иҗади табышларын башкаларга да ирештерү омтылышының көчле булуы нәтиҗәсе инде бу. «Башкаларга кылган изгелегең үзеңә меңе белән кайтыр» дигәннәре рас икән. Резидәбез гаиләсенә килгән бәхеткә ни җитә соң?!


Соңгы арада Резидә Зәкәрия кызының редакциябезгә шалтыратмыйчарак торуына беркадәр гаҗәпсенә дә башлаган идем. Бактың исә... гаиләләрен икеләтә ишәйтеп йөрүләре икән. Ниһаять, хәбәр салды ул.



«Өйләнешкәнебезгә ун ел иде инде. Үз балабызны назлыйсы, кадерләп үстерәсебез бик тә килә иде инде. Һәм менә теләгебез амин дигән сәгатенә туры килде: Ходай Тәгалә берьюлы ике сабый бүләк итте үзебезгә: кызлы да, малайлы да булдык. Без бик шат. Азамат һәм Ралинә дип исем куштык үзләренә. Мәшәкатем артты. Йокы да  азрак эләгә. Тик болар – безнең өчен куанычлы мәшәкатьләр. Инде хәзер үзләренә дүрт ай. Көннән-көн яңа һөнәрләре дә арта тора үзләренең.», – ди Резидә ханым.



Игезәк балалары тууы белән Шәрифуллиннар гаиләсен ихлас котлыйбыз. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, нәкъ менә Резидә ханым үзе эшләгән балалар бакчасы исемендәгечә, гел елмаеп, тигезлектә уллары Азамат белән кызлары Ралинәне сау-сәламәт, игелекле балалар итеп тәрбияләп үстерергә һәм әле киләчәктә үзләрен эне-сеңелле дә итәргә насыйп булсын!


                      

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ