Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем һәм тәрбия берлеге

Апас районында бүгенге көндә 22 мәктәп эшли. Шуларның 9ы – төп мәктәп, 13е – урта мәктәп. Районда 36 балалар бакчасы бар. Мәктәпләрдә 1948 укучы белем ала, 818 бала балалар бакчасында тәрбияләнә. 34 б...

Апас районында бүгенге көндә 22 мәктәп эшли. Шуларның 9ы – төп мәктәп, 13е – урта мәктәп. Районда 36 балалар бакчасы бар. Мәктәпләрдә 1948 укучы белем ала, 818 бала балалар бакчасында тәрбияләнә. 34 балалар бакчасында белем бирү һәм тәрбияләү татар телендә алып барыла.


Райондагы барлык мәктәпләр интернет челтәренә тоташкан. Хәзерге вакытта барлык балалар бакчаларын интернет челтәренә тоташтыру эшләре бара. Педагогларның барысы да нотбук белән тәэмин ителгән. Районыбыздагы Каратун урта белем бирү һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе электрон белем бирү системасының үзәге булып тора.


Укыту һәм тәрбия – бердәм процесс. Шуны истә тотып, укытучыларыбыз дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирә. Район күләмендә уздырыла торган төрле тематик бәйгеләрдә катнашу белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итә. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотик тәрбия ул – Ватанга мәхәббәт хисе; аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну; милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау; җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу. Апас районының мәгариф һәм белем бирү учрежденияләренең тәрбия үсеше программаларында әлеге юнәлешләр киң яктыртыла.


Хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә тәрбия сәгатьләре, төрле атналык һәм айлыклар уздыру, сугыш һәм тыл ветераннары, хезмәт батырлары белән очрашулар, әңгәмәләр үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Сафта йөрү һәм җыр башкару, сугыш һәм каһарманлык темасына сочинение, рәсем бәйгеләре һәрдаим үткәрелә. Районыбызда һәр елны үткәрелә торган “Аҗаган” уенын яшүсмерләр аеруча көтеп ала. Алар “Граната ыргыту”, “Мина кыры”, “Шуышып бару”, “Медицина станциясе” кебек ярышларда теләп, яратып, шатланып катнашалар.


Районыбыз мәктәпләрендәге туган якны өйрәнү, “Сугышчан дан” музейлары – безнең горурлыгыбыз. Экспонатлар туплауда укучылар, әти-әниләр ярдәм итә. Музей материаллары дәресләрдә, класстан тыш чараларда киң файдаланыла. Туган якны, сугыш һәм тыл батырларының тормышын өйрәнү түгәрәкләренә йөрүчеләр, сирәк очрый торган материаллар туплап, экспозицияләрне баета, тулыландырыла. Укучыларыбыз төрле бәйгеләр, очрашулар, яңалыклар турында район газетасы “Йолдыз”га үзләренең язмаларын җибәрәләр.


Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашында уздырыла торган чаралар зур тәрбияви әһәмияткә ия. Һәр ветеранның биографиясе ныклап өйрәнелде, аларга шефлар билгеләнде. Укучыларыбыз аларга төрле эшләрдә ярдәм итәләр. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре – безнең даими кунакларыбыз.


Шулай ук районыбыз мәктәпләрендә патриотик клублар да эшли. Бу клублар укучыларга патриотик тәрбия бирүгә, аларны физик һәм рухи яктан үстерүгә зур ярдәм итә. Һәр елны районыбызда “Татар егете” бәйгесе үткәрелә. Бу бәйгенең дә үзәгендә патриотик тәрбия бирү тора.


Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезнең музейлары да олы тәрбия чыганагы булып тора. Композитор Сара Садыйкова, шагыйрь Шәүкәт Галиев, артистлар Фәхри Насретдинов, Бану Вәлиева, галим Мөхәммәт Гайнуллин музейлары – безнең горурлыгыбыз.


Ранис ӘХМӘТШИН,


Апас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ