Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәлеш тә "паспортлы" булды

Татар этномәдәниятенә караган төшенчәләр хәзер сүзлеккә тупланып бастырылачак. Аның беренче томы әзер һәм бастырылган. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына сүзлекне төзүчеләрнең берсе, КФУның Ф...

Татар этномәдәниятенә караган төшенчәләр хәзер сүзлеккә тупланып бастырылачак. Аның беренче томы әзер һәм бастырылган. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына сүзлекне төзүчеләрнең берсе, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Раушания Нурмөхәммәтова хәбәр итте.



“Әлеге сүзлекне берничә томда чыгару планлаштырыла. Проектның җитәкчесе — Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Сүзлекнең үзенчәлеге шунда — ул ике телдә: татарча һәм инглизчә эшләнгән. Бу инглиз телен аңлаган кешеләргә татар этномәдәниятен өйрәтү максаты белән эшләнә. Бер мең тираж белән бастырылган сүзлек "2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында чыгарылды”, - диде Раушания Нурмөхәммәтова.


Сүзлекнең беренче томында ризык һәм савыт-саба атамалары бирелгән, барлыгы — 40 берәмлек. “Мисал өчен “бәлеш” дигән этномәдәни төшенчәне алыйк. Сүзлектә аның килеп чыгышы аңлатыла, әлеге сүзнең паспорты, ягъни, XIX-XX гасыр сүзлекләрендә аның ничек теркәлгәне, кайчаннан теркәлә башлаганы күрсәтелә, бу сүздән нинди яңа сүзләр ясалган, нинди мәгънәләрдә кулланылуы тәкъдим ителә. Шул ук бәлеш сүзе ымлык буларак та кулланыла”, - диде сүзлекне төзүчеләрнең берсе.


Сүзлекнең беренче томы, гомумиләштерүче сүз буларак алынган “азык” сүзеннән башлана. Шулай ук биредә бавырсак, кыстыбый һ.б. атамалар хакында мәгълүмат алырга мөмкин.


Хәзерге вакытта сүзлекнең икенче томын төзү өстендә эшлиләр. Анда татарларда эз калдырган кием-салым атамалары урнаштырылачак. “Әгәр дә сүз мәкальләрдә, фразеологик атамаларда кулланыла икән, димәк, татар мәдәниятендә, татар аңында, татар тел-дөнья картинасында аның урыны бар”, - дип саный Раушания Нурмөхәммәтова.


Бер сүзлекне төзү якынча 1 ел вакыт таләп итә. Программа 2020 елга исәпләнгәнлектән, киләчәктә этномәдәни сүзлекнең тагын берничә томын  төзү күздә тотыла. Аларның берсе торак атамаларына багышланырга мөмкин.


“Безнең берникадәр тупланган мәгълүматыбыз бар, чөнки кафедрабыз ачылганнан бирле шул юнәлештә эш алып барабыз. Таралып яшәгән татарлар өчен мең экземпляр сүзлек бик аз, билгеле. Китапны рәсемнәр белән бизәп, фотосурәтләр белән эшлисе килә. Әмма ул чагында сүзлекнең үзкыйммәте арта. Киләчәктә, бәлки, андый сүзлекләр дә чыгара алырбыз”, - дигән өметтә сүзлек авторларының берсе.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ