Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер бәйгене йомгаклыйбыз, икенчесен башлыйбыз!

Нәкъ шулай! “Мәгариф” журналының гыйнвар санында елга якын дәвам иткән “Әдәби карта” иҗади бәйгесенә йомгак ясала, ә “Мәгариф: заман буйлап фотосәяхәт” дип исемләнгән фотоконкурска старт бирелә. “Әдәб...

Нәкъ шулай! “Мәгариф” журналының гыйнвар санында елга якын дәвам иткән “Әдәби карта” иҗади бәйгесенә йомгак ясала, ә “Мәгариф: заман буйлап фотосәяхәт” дип исемләнгән фотоконкурска старт бирелә. “Әдәби карта”да кемнәр катнашкан, кемнәр җиңеп чыккан, нинди бүләкләр белән бүләкләнгән - бәйгенең жюри комиссиясе әгъзасы Вахит Имамов һәммәсен тәфсилләп бәян иткән. Ә яңа конкурста кемнәр катнаша ала, нинди номинациялләр, нинди бүләкләр каралган: болары турында басманың соңгы тышлыгыннан укырга була. Әлеге бәйге “Мәгариф” журналының 105 еллык юбилей датасы уңаеннан игълан ителә.


Журналның гыйнвар санын баш мөхәррир Сөмбел Таишеваның Әлмәтнең атаклы Комаров мәктәбе директоры Елена Резаева белән әңгәмәсе ачып җибәрә.


Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасы баш хокук инспекторы Диләрә Бургуеваның әлеге өлкәдә эшләүчеләрне кыскарту һәм эштән чыгару тәртипләренә кагылышлы язмасы журнал укучыларны шулай ук битараф калдырмас.


Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның Шиһабетдин Мәрҗани турындагы мәкаләсе, тарихчы-галим, Татарстанның атказанган укытучысы Иршад Гафаровның “Мәгариф” журналының юбилее уңаеннан уртаклашкан истәлекләре, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повесте буенча дәрес эшкәртмәсе, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипованың күренекле җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган класстан тыш чара сценариесе, шулай ук республиканың тәҗрибәле мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, аерым фәннәр һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалары хезмәттәшләре өчен файдалы кулланма материал булачагына шигебез юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ