Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәм республика тесты

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 10нчы февралендәге 577/14нче номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле б...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 10нчы февралендәге 577/14нче номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздыру тәртибе расланды.


Татар теленнән бердәм республика тесты татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен 2014 елның 29 нчы апрелендә үткәрелә.


Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен  бәяләү максатыннан үткәрелә. Татар теленнән бердәм республика тесты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән контроль бәяләү материалларын кулланып үткәрелә.


Татар теленнән бердәм республика тесты махсус тест үткәрү пунктларында уздырыла. Әлеге пунктлар гомуми белем бирү оешмалары базасында оештырыла.


Татар теленнән тест уздырыла торган аудиториягә татар теле белгечләре кертелми. Тестны оештыруда андагы укучылар белән эшләмәгән педагог кына катнаша ала. Тестны бердәм таләпләр нигезендә үткәрү аның тиешле шартларын булдыруны һәм үтәүне шушы фән буенча читтән махсус белгечләр чакырмыйча да башкарырга мөмкинлек бирә.


Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган махсус бланкларда башкарыла.


Тест уздыруның тәкъдим ителә торган тәртибе түбәндәгечә: тест материаллары салынган пакетны алгач, укучылар бирем эшлисе бланкларга имзалар куя, аннары аларны өстәлгә тәртибе буенча җыеп куя. Эш барышында алар тиешле тәртиптә тутырыла.


Тестны башкару вакыты:


-   татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен – 3 сәг 55 мин (235 мин);


- рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен – 3 сәг 55 мин (235 мин);


рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен – 2,5 сәг (150 мин);


чуваш, удмурт, мари, мордва, еврей телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен – 2,5 сәг (150 мин).


Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен тест эше тәкъдим ителгән 4 җаваптан берсен сайлап алу мөмкинлеге булган 7 биремнән, кыска җавап бирүне таләп иткән 9 биремнән, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән 2 биремнән – кыска изложение һәм бер альтернатив бирем – сочинениедән гыйбарәт.


Тест эше өч бүлектән тора. Беренче бүлек кыска изложение язуны күздә тота. Икенче бүлектә (А1 – А7, В1 – В9) җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган һәм кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәр тәкъдим ителә. Өченче бүлектә (С2.1 яки С2.2) укылган текст нигезендә үз фикереңне белдерә алуны тикшерүгә юнәлдерелгән, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән, ачык типтагы биремнәр үтәү (сочинение язу) каралган.


Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен тест эше тәкъдим ителгән 4 җаваптан берсен сайлап алу мөмкинлеге булган 11 биремнән, кыска җавап бирүне таләп иткән – 12, киңәйтелгән җавап (язма текст) бирүне таләп иткән ачык типтагы 1 биремне үз эченә ала.


Тест эше өч бүлектән тора. Беренче бүлек (А1 – А11) җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. Икенче бүлек (В1 – В12) кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәрдән тора. Бу өлештә тәкъдим ителгән биремнәр укучының текстны анализлый белү осталыгын тикшерүгә юнәлдерелгән. Өченче бүлек (С1) – укылган текст нигезендә үз фикереңне белдерә алуны тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнән тора.


Рус телендә гомуми белем оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен тест эше 4 бүлектән тора. Бу бүлекләрдә 3 төрле төзелешкә ия биремнәр урын ала. Укучыга татар теленнән тестта тәңгәллек урнаштыруга караган 3 бирем, тәкъдим ителгән 3 җавапның берсен сайлап алу мөмкинлеге булган 14 бирем, кыска җавап бирүне таләп иткән – 15, киңәйтелгән җавап (язма текст) бирүне таләп иткән ачык типтагы 1 бирем һәм сөйләм ситуацияләренә караган 5 бирем тәкъдим ителә.


Тест эше өч бүлектән  тора. Беренче бүлек (А1 – А14, В1 – В3) җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. Бу өлештә тәкъдим ителгән биремнәр укучыларның тыңланган һәм укылган текстларның төп эчтәлеген аңлау һәм алардан кирәкле мәгълүматны табу күнекмәләрен ачыклауга юнәлдерелә. Икенче бүлек (В4 – В18) кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәрдән тора. Бу өлештә тәкъдим ителгән биремнәр укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Өченче бүлек (С1,С2) укучыларның билгеле бер темага караган язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы бирем (С1 – шәхси хат язу) һәм сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язуны күздә тоткан биремнән (С2) тора.


Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен муниципаль мәгариф идарәләренең  җаваплы хезмәткәрләре аша төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла.


Тест эшләренең нәтиҗәләрен бәяләгәндә караламадагы язмалар исәпкә алынмый.


Бердәм республика тесты нәтиҗәләре беркетмә ярдәмендә теркәлә һәм һәр муниципаль мәгариф идарәсенә өлешчә җибәрелә.


Укучыларның белемнәрен бәяләүнең биш баллы системасы буенча класс журналына кую өчен беркетмәдә күрсәтелгән билгеләр нигез булып тора. Татар теленнән бердәм республика тестында алынган билге татар теле фәненнән II яртыеллыктагы агымдагы билге булып санала һәм татар теле фәненнән II яртыеллыкка йомгаклау билгесе куйганда исәпкә алына.


Кадрия Фәйзрахманова әзерләде


Лилия Әхмәтҗанова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе:


Татар теленнән тест моңарчы эксперимент рәвешендә берничә районда гына тапшырыла иде. Хәзер бөтен Татарстан күләмендә булачак. Моңарчы укучыларның эшләрен үз укытучылары тикшерсә, хәзер бәйсез комиссия тикшерәчәк. Башка фәннәрдән ничек булса, монда да нәкъ шулай.


Әлеге тестның әһәмияте нәрсәдә? Ул, беренче чиратта, телне белү дәрәҗәсен, күләмен ачыклау һәм кызыксыну уятуны күз алдында тота. Әгәр тел кирәк булмаса, кызыксыну була алмый. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законы буенча ике дәүләт телен бөтен кеше дә белергә тиеш.


Моннан нинди нәтиҗә көтәбез, дигәндә, беренчедән, бу укытучыларны үз эшләренә җаваплырак карарга этәрер дип өметләнәбез. Ничә ел буе татар теле укытылып килгәч, аның нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Бу үзенә күрә бер нәтиҗәлерәк эшләүгә этәргеч булыр дип өметләнәбез. Укытучы җаваплылык тоеп эшләсә, бөтенләй башкача була ала бит. Кызганыч, татар теле дәресендә балалар башка эш белән шөгыльләнеп, башка имтиханнарга әзерләнеп утырган очраклар да бар.


Яңа технологияләрне акрынлап кертеп, яңа уку елында үсешне дә күзәтәсебез килә. Билгеле, республикада яшәүчеләр арасында татар теленең дәрәҗәсен күтәрү шулай ук бик мөһим мәсьәлә булып тора.


Яшерен-батырын түгел: бала 11 ел дәвамында 5 дәрес татар теле, әдәбиятны укып чыга. Ләкин гади үзара аңлашу дәрәҗәсенә җитә алмый. Юктан гына икетеллелек мәсьәләләре күтәрелми. Бу юнәлештә  дәүләт программасы кабул ителде, аңа зур акчалар бүленә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ