Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче имтихан гадәти тәртиптә узды

БДИ үткәрүнең төп чоры кичә, 28 нче майда география һәм информатика фәннәреннән имтиханнар белән башланып китте. Беренче имтиханнар гадәти тәртиптә узды.Информатика фәненнән имтихан бирүдә катнашырга...

БДИ үткәрүнең төп чоры кичә, 28 нче майда география һәм информатика фәннәреннән имтиханнар белән башланып китте. Беренче имтиханнар гадәти тәртиптә узды.


Информатика фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 81 меңнән артык кеше, шул исәптән 80 меңе агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән. Имтихан бирүчеләр өчен  1869 имтихан үткәрү пункты оештырылды. География фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 24 меңгә якын кеше, шул исәптән 23 меңгә якыны  агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән.  БДИ 1552 имтихан үткәрү пунктында оештырылды дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында.


Информатика фәненнән БДИда иң түбәне – 40 балл, географиядән 37 балл санала. Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар 15 июньнән дә соңга калмый белә алачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ