Логотип Магариф уку
Цитата:

Без тыныч яшәсен өчен...

(23 февраль – Ватанны саклаучылар көне)Зөлфия НӘБИЕВА, Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең Яңа Сәрдек авылы филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат: укучыларда ватанп...

(23 февраль – Ватанны саклаучылар көне)

Зөлфия НӘБИЕВА, Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең Яңа Сәрдек авылы филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы


Максат: укучыларда ватанпәрвәрлек, бердәмлек хисе тәрбияләү; гомуми кабул ителгән иҗтимагый кыйммәтләрне танырга, кабул итәргә өйрәтү.


Бурычлар: әтиләргә ихтирам, алар белән горурлану хисе тәрбияләү, мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру, укучыларның иҗади сәләтен үстерү, үз иленә ышанычын арттыру.


Җиһазлау һәм материал: мәкальләр һәм «шифрлар» язылган карточкалар, укучыларның әтиләренә багышлап иҗат иткән хикәя һәм рәсемнәре, Туган илне саклау темасына плакатлар, һәр командага конкурс өчен кирәкле материаллар.


Әзерлек эше: класс бүлмәсе алдан бизәлә, әтиләрнең солдат хезмәтендә төшерелгән фотоларыннан «Солдатта булган» дигән стенд эшләнә, укучылар темага мөнәсәбәтле җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнә. Әтиләргә һәм малайларга котлау открыткалары языла, командаларның визит карточкалары әзерләнә.


Бәйрәм барышы.


I. Кереш.


Укытучы. Кадерле әти-әниләр, әби-бабайлар! Кадерле малайлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Һәркемгә нык сәламәтлек, гаиләләребезгә тынычлык һәм иминлек, барыбызга да кояшлы күк йөзе телим. Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Кадерле кунаклар! Без бүген конкурсларда катнашырга, зирәклектә, осталыкта көч сынашырга җыелдык. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Әйдәгез, балалар, башта сезнең һөнәрләрне карап үтик.


II. Укучылар чыгышы.


1 нче укучы. Бабайларыбыз, әтиләребез, без тыныч яшәсен, матур мәктәпләрдә белем алсын, рәхәтләнеп уйнасын өчен, илебезне дошманнан саклаганнар. Бүген дә батыр солдат абыйларыбыз Ватаныбыз чикләрендә сакта тора, җир-суларыбызның, күгебезнең тынычлыгын кайгырта. («Солдатта булган диләр» дигән җыр (Гариф Нигъмәтҗанов көе, Шамил Маннапов сүзләре) башкарыла.)


2 нче укучы (Җ.Дәрзаманның «Солдат булдым» шигырен сөйли).


III. Командаларга бүленү (һәр командада бер гаилә (әти, әни, уллары) һәм сыйныфтан тагын ике малай була).


1 нче конкурс. Визит карточкасы: команданың исеме, девизы, җыры.


Укытучы (жюри әгъзаларын игълан итә). Бүген сезнең эшләрне 3 әниебез һәм 3 кызыбыз бәяләр. Башка кызлар җанатарлар булыр. Алар бәйрәм барышында үзләренә жетоннар яулый һәм аларны яраткан командаларына бүләк итә ала. (Жюри һәр конкурсның нәтиҗәсен ясап бара.)


2 нче конкурс. «Хәрби әзерлек».


Укытучы. Армиягә баргач, солдатлар башта сугышчан әзерлек – «учебка» үтәләр, хәрби белемнәрен арттыралар. Сез мәктәптә нинди әзерлек үттегез икән, шуны тикшерик әле. Хәзер сезгә хәрби темага мәкальләр җыярга кирәк. (Һәр командага мәкальләрнең башы һәм ахыры язылган кәгазь битләре өләшенә. Тиешле кисәкләрне тоташтырып, мәкальләрне дөрес итеп җыярга кирәк.) *Батыр яуда беленер.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №1 (январь, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ