Логотип Магариф уку
Цитата:

Безгә нинди Концепция кирәк?

Хәзерге вакытта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән, 2015–2030 елларга Татарстан Республикасы Милли мәгариф системасын үстерү концепциясе проекты эшләнә. Концепцияне галимнәрдән, мәгариф өлкә...

Хәзерге вакытта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән, 2015–2030 елларга Татарстан Республикасы Милли мәгариф системасын үстерү концепциясе проекты эшләнә. Концепцияне галимнәрдән, мәгариф өлкәсе белгечләреннән торган махсус төркем төзи. Стратегик документ күпмилләтле республикада милли мәгариф системасын үстерүнең гомуми векторын, принципларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгели. Концепция милли мәгарифнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән алып һөнәри белем бирү системасына кадәр үсеш перспективаларын колачлый.


Әлеге документны эшләү, тулыландыру, төзәтмәләр кертүне 2015 ел ахырына кадәр тәмамлап кабул итү планлаштырыла. «Мәгариф» журналы бер төркем экспертка «Яңа чор милли мәгариф концепциясе нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Әлеге Концепция проектында күп юнәлеш исәпкә алынган. Милли мәктәпнең бүгенге хәле шактый аяныч. Хәзер Россия дәрәҗәсендә «милли мәгариф», «милли мәктәп» дигән термин рәсми документларда бөтенләй юкка чыгарылды. Бу шартларда милли мәгарифне ничек итеп торгызырга? Иң четерекле мәсьәләләрнең берсе шул, ягъни, бүгенге хәлебезгә бәя биргән вакытта, аның бик тә проблемалы булуын күрсәтергә кирәк. Конкрет саннар, конкрет дәлилләр белән раслау да зарур. Милли мәктәпнең нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеген тәгаен ачыклау да сорала. Ни кызганыч, татар мәктәбендә уку белән кызыксыну бик аз. Җитмәсә, укучыларны бердәм дәүләт имтиханын рус телендә бирдереп, милли мәктәптән биздереп, куркытып бетердек инде.
Бу урында Концепциядә мотивациянең төрләре турында мәгълүмат бирү урынлы булыр дип уйлыйм. Мин дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең ике дәүләт телен дә белергә тиешлеге турында закон кабул итәргә кирәк, дип саныйм. Концепциядә бу фикерне дә җиткерергә була. Татарстан Конституциясе буенча, безнең Президентыбыз ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Шулай булгач, ни өчен безнең Премьер-­министрыбыз, Дәүләт Советы Рәисе, депутатлар, министрлар, район башлыклары татар телен белмәскә тиеш?! Әгәр дә без аларга бу таләпне куйсак, укучылар өчен бик зур мотивация, кызыксындыру булачак.
Гадәти мәктәпләрнең күбесендә татар теле һәм әдәбиятын укыту үз агымына куел­ган. Мәктәп, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәгариф министрлыгы һәм җәмәгатьчелек бу мәсьәләне кон­т­роль­дә тотарга тиеш. Укучыларның көндәлекләрендә «бишле» дә «бишле», ә үз­ләре татарча өч сүзне бергә бәйли ал­мый. Милли мәктәп укытучыларының үзлә­рендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү мәсь­әлә­сенә дә игътибарны арттырырга кирәк.
Марат Лотфуллин,  ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы:
– Мин үзем әлеге Концепцияне эш­ләүдә катнашам. Төп максат – элек татар халкында булган тулы мәгариф системасын яңадан торгызу. Без ниндидер яңалык уйлап таба алмыйбыз. Элекке нәтиҗәләргә ирешә алсак та, бик яхшы булыр иде. Мәсәлән, инкыйлабтан соң татар теле дәүләт теле булган. Татар телендәге мәктәпләр бөтен Россия буенча эшләгән, һәм иң мөһиме: 1920 елдан 1934 елга кадәр туган телдә уку мәҗбүри булган. Концепциядә шул максатларны куярга җыенабыз. Нәрсә килеп чыгар? Әлегә нәтиҗәсен әйтә алмыйм.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларында туган тел компетенциясе булырга тиеш. Туган телен белмәгән кеше укымышлы дип санала алмый. Безгә хәзерге көндә бу юнәлештә эшләү зарур: федераль стандартларга туган тел компетенциясе мәҗбүри дәүләт имтиханы белән керер­гә тиеш. Хәзер дәреслекләр әзерләүдә дә проблемалар бар. Минем фикерем һәм теләгем шул: Россиянең законнарына һәм норматив документларына үзгәрешләр кертү эшен дә алып барырга кирәк.
Концепциядә югары белем һәм кадр­лар хәзерләү буенча аерым бүлек каралган. Ике телдә эшләүче укытучылар проблемасын күтәрмичә булмый. Әмма аны хәл итү өчен, федераль Хөкүмәт белән бик нык эшләргә туры киләчәк, чөнки безнең югары уку йортлары турыдан-туры Мәскәүгә буйсына.
Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:
– Беренчедән, бүген икътисадта да, гомумән, мәдәният, милли мәгариф яссылыгында да вәзгыять нык үзгәрде. Шушы үзгәрешләрне Концепциядә конк­рет исәпкә алырга кирәк. Икенчедән, татарның үзаңы бик нык үзгәрде. Бу да – бик әһәмиятле фактор. Хәзер милләт һәм милли мәсьәлә белән кызыксынучыларның саны кимеде. Телнең, мәдәниятнең кыйммәте югала бара. Әлбәттә, Россия Федерациясендә булган милли һәм мәгариф өлкәсендәге сәясәтне дә күз уңыннан җибәрергә ярамый, чөнки милли мәгарифкә хәзер гомумроссия күләмендә игътибар нык кимеде, аның әһәмияте юк диярлек. Бөтен нәрсә үзәкләштерелгән. Милли мәктәп өчен булган дәрес­лекләр көчле контроль астында. Безнең элегрәк чыккан тарих дәреслекләре (мин аларны эшләүдә үзем дә катнаштым) хәзер, бәлки, бастырылмаган да булыр иде.
Элек пединститутның һәр факультетын­дагы татар төркемнәре мәктәпләрне милли кадрлар белән тәэмин итеп тора иде. Минемчә, тиз арада педагогик институт яки шундый функцияле берәр уку йортын оештырырга кирәк. Ике елдан ачылса да, ул беренче чыгарылышны бары тик 2021 елда гына бирәчәк. Кыскасы, Концепция, Россиядәге катлаулы вәзгыятьне һәм Татарстан татар җәмгыятендәге вәзгыятьне исәпкә алып, бер «акыллы» документ булып җитешергә тиеш.
Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ