Логотип Магариф уку
Цитата:

Безне секталар тозагына төшүдән саклаячаклар 

Россия гражданнарын төрле секталар тозагына төшүдән саклаячак закон проекты әзерләргә җыеналар. Аны Федерация Советының Конституциягә нигезләнгән законнар чыгару буенча комитет рәисе урынбасары Елена...

Россия гражданнарын төрле секталар тозагына төшүдән саклаячак закон проекты әзерләргә җыеналар. Аны Федерация Советының Конституциягә нигезләнгән законнар чыгару буенча комитет рәисе урынбасары Елена Мизулина җитәкчелегендәге эшче төркем ноябрь аена әзерләп бетерергә планлаштыра. Сенатор Е.Мизулина әйтүенчә, “секталар - бик куркыныч мохит, шуңа гамәлдәге законнарның секталарга кагылган өлешләренә төзәтмәләр кертү зарурлыгы хәзер көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнде. Россиядә секталар булмаган бер генә төбәк тә юк”. Саннар белән әйткәндә, 500 чамасы диләр. Алар үз эшчәнлекләрен дини оешма астында гына түгел, хәтта кешене, бигрәк тә ата-аналарны җәлеп итәрдәй «Лидерлык мәктәбе» исеме белән дә алып барырга мөмкин икән. “Бу секталар халыкның аңын томаларга омтыла, төрле психотехникалар кулланып мал-мөлкәтләрен «үзләштерә», - ди Мизулина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ