Логотип Магариф уку
Цитата:

“Безнең яңа укытучыбыз” грантын алырга теләүчеләрнең теркәлү вакыты тәмамлана

 “Безнең яңа укытучыбыз” грантын алу өчен бәйгедә катнашырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. 2014 елның 23 июнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының www.mon.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында («Гр...

 “Безнең яңа укытучыбыз” грантын алу өчен бәйгедә катнашырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. 2014 елның 23 июнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының www.mon.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында («Гранты учителям» бүлегендә) катнашучыларның электрон рәвештә теркәлү вакыты тәмамлана. 


 Грант алырга теләүчеләр арасында тест үткәрү 2014 елның 24 һәм 25 июнендә иртәнге сәгать унда булыр дип көтелә. Әлеге чара Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә узачак.


 Кирәкле документларның кәгазь вариантларын тест вакытында тапшырырга кирәк булачак. Аларның исемлеге «Гранты учителям» бүлегендә бирелгән. Педагогик һәм психологик темаларга сөйләшү шулай ук Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2-4 июль көннәрендә булачак.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ