Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектау районында «Мең төсмерле туган як» республика фәнни-гамәли конференциясе булачак

Балаларны нинди юллар белән туган җирнең тарихын барларга һәм сакларга өйрәтергә? Ничек итеп аларда туган якка мәхәббәт, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләргә? «Мең төсмерле туган як» («Краевед...

Балаларны нинди юллар белән туган җирнең тарихын барларга һәм сакларга өйрәтергә? Ничек итеп аларда туган якка мәхәббәт, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләргә? «Мең төсмерле туган як» («Краеведческий калейдоскоп») дип исемләнгән республика конференциясенә әзерлек кысаларында Биектауның 2 нче урта мәктәбендә семинар уздырылды. Аны оештыручылар – Биектау районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм КФУ галимнәре - нәкъ менә шундый сорауларга җавап эзләделәр. Республика конференциясе 2 декабрьдә безнең районда узар дип көтелә, диелә «Биектау хәбәрләре» газетасында.


Мондый чаралар балаларда туган җирне танып-белү, аның тарихын барлау юнәлешендә көчле инструмент булып тора, дип фикер уртаклашты «Татарстан мирасы» җәмәгать ассамблеясы җитәкчесе Александр Демидов.

Семинар Казан федераль университеты студентлары күргәзмәсе белән башланып китте. Күргәзмәгә куелган экспонатлар Алат авылы юлындагы борынгы йортларга багышланган иде. Әлеге эшләр киләчәктә мәктәп музеен тулыландырачак.


Семинарда 3 нчы сыйныф укучылары укытучылар өчен ачык дәрес бирде. Башлангыч сыйныфта гына укуларына карамастан, балалар 2 ел рәттән Биектау районы экологиясен өйрәнәләр, төбәк турында рефератлар язалар. Алар укытучыларны үз эшләре белән бик теләп таныштырдылар.
«Укучылар фәнни эшләр белән генә шөгыльләнеп калмыйча, Биектау районындагы буаларны, күлләрне төзекләндерүдә, чүп-чарлардан чистартуда бик теләп катнашалар. Алар «Кызыл китап»ка кертелгән үсемлекләрне утыртып, үзләре утырткан чәчәкләрне, агачларны карап үстерәләр», - ди башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Таланова.
Туган җиргә мәхәббәтне кечкенәдән үк тәрбияләү мөһим, дибез. «Мәхәббәт» төшенчәсе үзе - ул туган җирнең тарихын барлау, аны күз карасыдай саклау, тирә-юньдәге табигатькә сакчыл караш, чүп-чарлар басуга каршы көрәш, үзең яшәгән җирлекне, сулыкларны, чишмәләрне төзекләндерү, тирә-якны яшелләндерү кебек бик күп гамәлләрне үз эченә ала. «Мең төсмерле туган як» конференциясен гамәлгә куючылар үз җиренең ватанпәрвәре нәкъ шул рухта тәрбияләнергә тиеш дип саныйлар.
«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ