Логотип Магариф уку
Цитата:

Бишбалта бистәсендә ясалган 200 корабны эзләп Каспий диңгезе төпләрендә...

2018 елда Казанның Россия императоры Петр I салдырган Бишбалта (Адмиралтия) бистәсенә 300 ел тула. 1701 елдан башлап анда, хөкүмәт кушуы белән, агачтан 400дән артык җилкәнле һәм ишкәкле диңгез корабла...

2018 елда Казанның Россия императоры Петр I салдырган Бишбалта (Адмиралтия) бистәсенә 300 ел тула. 1701 елдан башлап анда, хөкүмәт кушуы белән, агачтан 400дән артык җилкәнле һәм ишкәкле диңгез кораблары төзелә. Казан төбәге Каспий флотилиясен булдыру һәм кирәкле вакытта аны кораблар белән тәэмин итү үзәге булган (Тулырак мәгълүмат: http://www.azatliq.org/a/27612734.html)


Шушы уңайдан Бишбалта бистәсен торгызу проектын тормышка ашыру концепциясе әзерләнеп гамәлгә кертелә башлады. Юбилейга кадәр музей комплексы булдыру, Казансуның иске үзәненә «экореабилитация» ясау, парк мәйданчыкларын төзекләндерү планлаштырылган. Эре сәнәгать оешмаларын шәһәрдән читкә чыгару, ә алар урынына торак биналар һәм социаль объектлар төзү күздә тотыла. Бистәне тергезү программасының күбрәк Россия империясе белән бәйле булуы, Казан тарихыннан читләштерелүе татар җәмәгатьчелегендә күпмедер дәрәҗәдә ризасызлык тудыра (Тулырак мәгълүмат: http://ftatar.ru/news/bishbalta-bist-se-urys-bilgel-ren-uryn-bar-tatar-tarikhyna-yuk/; http://beznen.ru/basma/2016-40/uris-bilgelerene-urin-bar-tatar-tarihina-yuk/)


Юбилей чаралары арасында Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге летчик-космонат А.Леонов исемен йөрткән суасты фәнни-тикшеренү төркеме тарафыннан оештырылган үзенчәлекле проект мөһим урын алып тора. Петр Iнең Персиягә хәрби проходы вакытында Каспий диңгезендә батып калган корабларны эзләүнең ике атна дәвам иткән беренче этабы тәмамланган. Эзләнүләр ике урында: Рубас елгасы тамагында һәм Нарын-Кала шәһәре акваториясенең ныгытылган корылма диварлары буенда алып барылган. «Безгә бу урыннарга кабат-кабат әйләнеп кайтырга туры киләчәгенә минем шигем юк. Алга таба эзләнү урыннарын билгеләү юнәлешендәге максат-бурычларыбызга тулысынча ирештек дип саныйм. Иң мөһим нәтиҗә: су астында Дербент диварлары барлыгы расланды һәм табылгын кайбер калдыкларның корабларныкы булуы билгеләнде», – дип белдерде 11 нче октябрьдә уздырылган матбугат конференциясендә экпедиция җитәкчесе Дмитрий Шиллер. (Тулырак мәгълүмат: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/10/11/523902/). Суасты төркеменә «Чикләрне киңәйтеп» дигән социаль проектта катнашкан начар ишетүче яшүсмерләр дә тартылган һәм аларга дөньяның теләсә кайсы ноктасында су астына төшү хокукы бирә торган сертификатлар тапшырылган.


Мөнирә ӘНВӘРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ