Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөекбританиянең танылган «Nature» фәнни журналы Татарстан галимнәрен хезмәттәшлеккә чакырды

Инглиз телле «Nature» фәнни журналы редакциясе Татарстан галимнәре хезмәтләрен дөньяга танытырга тели. Лондонда нәшер ителүче әлеге журнал редакциясе әгъзалары Барт Верберк һәм Жоффрей Планшар белән б...

Инглиз телле «Nature» фәнни журналы редакциясе Татарстан галимнәре хезмәтләрен дөньяга танытырга тели. Лондонда нәшер ителүче әлеге журнал редакциясе әгъзалары Барт Верберк һәм Жоффрей Планшар белән бүген Татарстан Фәннәр академия президенты Мәгъзүм Сәлахов очрашты, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.


 
1861 елдан ук чыгып килүче “Nature” журналы рентген нурларын ачкан немец физигы Вильгельм Конрад Рентген хезмәтләрен, ә 1953 елда ДНК структурасы турында тәүге фәнни хезмәтләрне, яңа ачышларны дөньяга чыгарган басма.
Журналда эшләүче мөхәррирләрнең барысының да фәнни дәрәҗәләре бар, елына алар 25 фәнни хезмәтне нәшер итүгә әзерли. Киләчәктә Татарстан галимнәре дә бу журналда басылып, үзләренең ачышлары белән дөньяга танылыр дип өметләнә алар.
«Татар-информ» МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ