Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөгелмәдә республика август киңәшмәсенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышы уза

15 августта Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә багышланган секция утырышы уза. «Татарстан Республикасында милли мәг...

15 августта Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә багышланган секция утырышы уза. «Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән – конкрет нәтиҗәләргә» дип аталган чарада мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре,  гимназия һәм мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнаша.


Утырышта катнашучылар төшкә кадәр «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли мәгариф үсешенең стратегик юнәлешләре», «Милли мәгариф системасында укытучының  һөнәри һәм шәхси үсеше белән идарә итү»,  «Икетеллелек шартларында баланың шәхси үсешен формалаштыру» дигән мәсьәләләр буенча фикер алыша, уку йортлары эшчәнлеге белән таныша.


Пленар утырышта «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе проекты»,  «Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән - конкрет нәтиҗәләргә», «Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән - конкрет нәтиҗәләргә», «Күпмилләтле шәһәрдә милли мәгариф белән идарә итү системасының стратегик юнәлешләре», «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында милли белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүдә югары уку йортларының роле», «Милли мәктәптә белем бирү процессы белән идарә итү», «Балаларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен нәтиҗәле өйрәтүнең алшарты – балалар бакчаларында тел мохите тудыру» дигән темага чыгышлар көтелә.


Шушы темага:


Безгә нинди Концепция кирәк?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ