Логотип Магариф уку
Цитата:

«Болгар радиосы» «Тәртип FM» форматына күчәчәк

«Болгар радиосы» офисында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Тәртип FM» радиосының элекке оештыручысы Марат Ибләминов катнашында киңәйтелгән утырыш узган. Очрашуда сү...

«Болгар радиосы» офисында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Тәртип FM» радиосының элекке оештыручысы Марат Ибләминов катнашында киңәйтелгән утырыш узган. Очрашуда сүз «Болгар радиосы»ның «Тәртип FM» форматында чыгачагы турында барган.
Илшат Әминов бу яңалыкны «Болгар радиосы» коллективына хәбәр иткән. Штатта барлык алып баручылар сакланып,  «Тәртип FM»ныкылар да кушылыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда һәм аңа якын районнарда, шулай ук интернетта татар телендә сөйләүче "Тәртип FM" радиосы быелның 1 нче февралендә эшләүдән туктады, ул биләгән ешлык (Казанда FM-диапазонда 93.5 МГц) «РуМедиа» холдингына сатылу сәбәпле, анда хәзер Мәскәүнең Business FM радиостанциясе сөйли.
Әлеге мәсьәлә узган атнада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында да кузгатылды. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров: "Татар халкы аны яратып тыңлый, шуңа күрә без вариантларны, бу мәсьәләнең чишелешен табабыз", - дигән иде (http://magarif-uku.ru/tertip-fm-budet-zhit-v-tatarstane/).
Чыганак: http://matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ