Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда кунакханә нигезенә таш салынды

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, бу юнәлештә аның “умыртка баганасын” нык итү, алай гына түгел толерант һәм ватанпәрвәр шәхес итеп тәрбияләү бүгенге белем бирү системасы һәм ата-аналарның төп буры...

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, бу юнәлештә аның “умыртка баганасын” нык итү, алай гына түгел толерант һәм ватанпәрвәр шәхес итеп тәрбияләү бүгенге белем бирү системасы һәм ата-аналарның төп бурычы булып тора. Укучыларга бу сыйфатларны сыйныфтан тыш чаралар, мәсәлән, экскурсияләр ярдәмендә сеңдерү хәзерге вакытта актив кулланыла.


Соңгы елларда Татарстан Республикасы җитәкчелеге инициативасы, “ТР тарихи-мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды” тырышлыгы белән яңарыш кичергән, ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән изге Болгар җирлеге дә бер үк вакытта заман белән атлауга, шул ук вакытта гореф-гадәтләре, мәдәниятне саклау, тарихыбызны өйрәнүгә бер мисал булып тора. Тарихи җирлек белән кызыксыну туристларда, шул исәптән, мәктәп укучыларында да, елдан-ел арта бара. 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән болгар халкы тарихын чагылдырган объектлар төзекләндерелә, яңалары сафка бастырыла.


Соңгы биш ел эчендә Болгарга сәяхәт кылган туристлар саны бик нык арткан. Әйтик, уз­ган елны биредә 285 мең кеше булган, шуларның 2 меңе – чит ил туристлары. Нәкъ менә туризм Спас районы үсе­шенә уңай йогынты ясаган.


Минниханов ак пулат фото


Бу вәзгыять үзеннән-үзе Болгар шәһәрчегендә туристлар өчен инфраструктураны җайга салуны да таләп итә. Шул исәптән, уңайлы кунакханә булдыру мәсьәләсе дә күптән өлгереп җиткән иде. Апрель аеның җылы яңгырлы бер көнендә Болгарда Идел буенда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев якынча 300 урынга исәпләнгән кунакханә комплексына беренче ташны салды. Әлеге бина XIV гасырдагы Ак пулатны хәтерләтәчәк. Бик матур бирдә урнашкан әлеге бина ял итүгә дә, эшлекле килешүләр төзүгә дә тәгаенләнгән. Аның тирәсендә җәяүлеләр өчен дә, велосипедта йөрергә яратучылар өчен дә юллар салыначак. Балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру күз алдында тотыла. Ак пулат мисалында кунакханәдә мунча комплексы төзеләчәк. Янында 220 урынга исәпләнгән машина кую урыны булачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу комплекс шедевр булырга тиеш.


Бу тантаналы вакыйгада Татарстан лидеры республикада тарихи урыннарны торгызу буенча зур эшнең ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлеге белән башкарылганлыгын ассызыклап үтте. “Татарстан республикасы тарихи-мәдә­ни һәйкәлләрен торгызу фон­ды”ның беренче президент Минтимер Шәй­миев тарафыннан оештырылуын ис­кәрт­те. Быел әлеге фонд бишьеллыгын билгеләп үтте. Фондның иң зур проекты – “Мәдәни мирас: Свияжск ут­рау каласы һәм борынгы Болгар”. Бу проект нигезендә Болгар һәм Зөя ярымутравында 49 объект реставрацияләнгән, яңадан төзелгән.


Республиканың зур нефть компанияләре ярдәме белән төзелә торган  кунакханә нигезенә беренче таш салу тантанасына җыелучыларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул Болгар җи­рендә эшләр дәвам итә, дип белдерде. Кунакханә кирәклегенә басым ясап, би­редә тарихи һәйкәл­ләрне бер көн эчендә генә карап бетереп булмый диде. ТР Дәүләт Киңәшчесе мондый зур эшкә катлаулы вакытта, кризис чорында алынуны рухыбызның ныклыгын күр­сәтүен белдерде һәм ике ел эчендә бу бина ишекләрен ачар дип тә фаразлады.


Кунакханә урынындагы ташка гомумтөрки символлар беркеттеләр. Балык – тотрыклылыкны, ташбака мәңгелекне аңлата, елан – саклаучы, ә тәңкә иминлек билгесе икән. Әлеге символларны ташка Рөстәм Миңне­ханов, Минтимер Шәймиев, “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабет­динов, “Татнефть” ачык акционерлык җәм­гыяте генераль директоры Наил Маганов урнаштырды.


“Ватаным Татарстан” газетасы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ