Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегаты: «Авылда яшәүче татарны да, урысны да бер генә сорау борчый...»

Илдан Шәймурзин, Кама Тамагы урта гомум белем бирү мәктәбе директоры, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе: - Ышанасызмы-юкмы:  авыл җирендә яшәүче халыкның татарын да, урысын да бүген...

Шаймурзин ИГ (1)


Илдан Шәймурзин, Кама Тамагы урта гомум белем бирү мәктәбе директоры, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе:


 - Ышанасызмы-юкмы:  авыл җирендә яшәүче халыкның татарын да, урысын да бүген бер- берсенә бәйләнгән ике генә сорау борчый: Татарстан Мәскәү каршында үз Президентының статусын саклап кала алырмы ? Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы  Килешү вакыты озайтылырмы? Район үзәгендә яшәүче исәпле халык шул сорау белән көн дә “Идел таңнары” гәжите бусагасын таптый. Әйтерсең бу сораулар аның өчен печән,  иген уңышын җыеп алуга караганда да мөһимрәк. Әлбәттә, икмәксез тормыш булалмаганын һәркем яхшы аңлый.  Табигать сынаулары да аңа күптән таныш. Ул бу җирдә гасырлар дәвамында  көрәшеп, җиңеп яшәргә өйрәнгән. Шуңа күрә  тормышта үз-үзенә ышанып яшәвен артыграк күрә. Әмма шул ук вакытта аңа газиз Татарстанының абруе бар нәрсәдән өстенрәк. Берничә дистә ел ул шушы рухи кыйммәтләр һавасын сулап гомер кичте. Үзенең хезмәткә генә түгел, хөрмәткә дә лаек булуын аңлады. Күңеле үсте, горурлыгы артты. Нәкъ менә шуңа ул гомер бишеге булган Татарстанының  язмышына битараф калалмый. Татармы ул, урыс, чуашмы – аерма юк. Авылда бер генә проблема бар, ул – акча. Шуңа күрә хәленнән килгән кеше  мал асрый,  тырыша. Тормыш алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ