Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе чаралары белән таныштыра

Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе чаралары белән таныштыра. Әлеге акцияне  Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһә...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе чаралары белән таныштыра. Әлеге акцияне  Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра.


Яр Чаллы. Әлмәт. Казан.


26 апрельдә кичке сәгать дүрттә Казан шәһәрендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр ясалачак һәм гала-концерт узачак.


Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены,  «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү.


Татар-дозор


«Татар-дозор» квест уены 17 апрель көнне узды. Өч йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен тикшерде.


Акциянең төп максаты – “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” законның үтәлешен өйрәнү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.


Маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Быел, сайлау турын үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм һөнәри белем бирү, югары уку йортларыннан 45 гариза кабул ителде.


31 команда, Казанның тарихи урыннарын үтеп, төрле иҗади биремнәр үтәде. Мәсәлән, флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б. Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булды - быелгы квест-уенның үзенчәлеге дә шунда иде. Катнашучылар "Гыйлем" фәнни-популяр медиа-проекты тарафыннан оештырылган биремдә фәнни терминнарны татарчага тәрҗемә итте. Шулай ук арт-перфоманс оештыру, кинофильмга сценарий язу, “Билайн” компаниясе оештырган конкурста катнашу, күренекле татар зыялылары яшәгән урыннар белән танышу мөмкин булды. Иң мөһиме: һәркем Бауман урамында үтәчәк масштаблы флешмобта - зур "Ә" хәрефен ясауда катнаша алды.


Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.


«Тяжело с татарским» антипремиясе


Акция дәвамында оештыручылар тарафыннан кибетләр, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеге төзелә.


Акция күп оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, узган елда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сайты, Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте.


Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телендә эш итә башлый.


Яшь архитекторларның урам күргәзмәсе


26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларынңа Бауман урамында беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак. Яшь архитекторлардан шәһәр дизайнында  татар хәрефләре һәм сүзләре яңа формада тәкъдим ителәчәк.


Гала-концерт


Акция уңаеннан республикабызның зур шәһәрләрендә концерт туры оештырылачак. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе Әлмәттә - 23 нче апрельдә, Яр Чаллыда - 24 нче апрельдә һәм  Казанда 26 нчы апрельдә үткәреләчәк. Шәһәрләрнең үзәк урамнарында татар альтернатив музыка башкаручылары катнашында зур концертлар карап булачак.


Ә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрельдә (сишәмбе) - Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне кичке сәгать дүрттә Бауман урамында, концерт кына түгел, яшь архитекторларның урам күргәзмәсе, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да узачак.


Шулай ук Россиянең бүтән төбәкләреннән дә кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Мари Эл һәм Удмуртия Республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә.


Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да "тере" татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ