Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне

Имтиханда катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип искә төшерә Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Әлеге гаризада сынауда катнашучы үзе сайлаган предметларны күрс...

Имтиханда катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк, дип искә төшерә Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт. Әлеге гаризада сынауда катнашучы үзе сайлаган предметларны күрсәтергә тиеш.


8025


Гаризада теләгән кадәр предмет күрсәтелергә мөмкин, әмма ике имтихан – рус теле һәм математика мәҗбүри предметлар булып тора. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем алу турындагы аттестатка ия булу өчен кирәк.


Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ бирүгә гаризаны белем бирү оешмасында тапшыра. Узган елларда мәктәптән чыгарылучылар гаризаны Россия Федерациясе субьекты тарафыннан билгеләнгән теркәлү урыннарында язарга тиеш иде.


1 февральдән соң БДИда катнашуга гаризалар Россия субъектының дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан җитди сәбәпләр (авыру яки башка сәбәпләр, документлар белән расланган очракта) булган очракта һәм ул имтихан башлануга ике атна алдан бирелгән очракта гына кабул ителә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ