Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Казанда «Акыл фабрикасы» дигән белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе эшли башлый

6-7 февраль көнне Казанда «Акыл фабрикасы» дигән белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе эшли. «Бала үсеше һәм тәрбия» темасын яктырткан әлеге чарага ата-аналар, тәрбиячеләр, педагогларны катнашырга чак...


6-7 февраль көнне Казанда «Акыл фабрикасы» дигән белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе эшли. «Бала үсеше һәм тәрбия» темасын яктырткан әлеге чарага ата-аналар, тәрбиячеләр, педагогларны катнашырга чакырабыз.


Программада бишектән үстерү, полилингваль тәрбия, бала һәм ана мөнәсәбәтләре, дини белем, хоумскулинг, гаиләдә рухи тәрбия кебек темаларны яктырткан лекцияләр, уртак проектларны үстерүгә багышланган семинарлар, балалар үзәкләренең җитәкчеләре белән практикумнар каралган.


Проектның төп үзенчәлеге шунда: чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Ике көнлек курсны узучыларга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән лицензияле сертификат тапшырылачак.


6 февральдә иртәнге сәгать унда «Казан» милли-мәдәни үзәгендә урнашкан Меңьеллык музеенда (Пушкин ур., 86 йорт) «Акыл фабрикасы» мәктәбенең рәсми  ачылышы булачак.


Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/akilfabrikasi


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ