Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Казанда Бөтенроссия “Авыл укытучысы — 2015” бәйгесенең абсолют җиңүчесе билгеле булды (ФОТО)

Бүген Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында бәйгенең III этабына чыккан 10 педагог үзләре белем биргән предметлар буенча мастер-класс тәкъдим итте. Бәйге башланганчы, мөхтәрәм укытучыларны ТР Мәга...


Бүген Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында бәйгенең III этабына чыккан 10 педагог үзләре белем биргән предметлар буенча мастер-класс тәкъдим итте. Бәйге башланганчы, мөхтәрәм укытучыларны ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Равил Габделхак улы Хәмитов сәламләде һәм уңышлар теләде.  «Авыл укытучысы» бәйгесен “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә оештырды.


Мастер-класс форматы жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыру иде.


Бәйгенең бүгенге этабында жюри бертавыштан Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызын абсолют җиңүче дип тапты. Резедә Рафикъ кызы - шушы авылда туып үскән, мәктәптә унынчы елын укыта. Мастер-класс өчен ул "Инглиз теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү" дигән тема сайлап алган иде.


мустакимова фото яна обр


Икенче һәм өченче урыннарны "Мәгариф" журналының даими авторлары - Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова (Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Роза Мәгъсүм кызы Кутуева (Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүлеште.


Хафизова Миляуша.jpg обр


Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова

S


Роза Мәгъсүм кызы Кутуева


III турга чыгучыларга "Мәгариф" журналының Рәхмәт хаты тапшырылды. Җиңүчеләр "Күркәм гаилә" бәйгесенең йомгаклау чарасында кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.




“Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесе өчен быел заманы өчен актуаль мәсьәләгә — тәрбиягә кагылышлы юнәлеш сайлап алынды. Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан оештырылды. Анда Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми; өстәмә; һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты.


I этапта педагоглар “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү”темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст үрнәге язып җибәрде. Әлеге этапта 200 ләп педагог катнашты, 130ның хезмәте “Мәгариф” журналының www.magarif-uku.ru адресы буенча урнашкан сайтында урнаштырылды. I этап 2015 елның 1 нче апреленнән 30 нчы  июненә кадәр оештырылды.


2015 елның 1  нче августыннан 31 нче августына кадәр дәвам иткән II этапка 130 эшнең 30ы чыкты. Аларның авторлары үзләре иҗат иткән дәреснең фрагментын язып җибәрергә тиеш иде. Яңа белем «ачу» дәресе фрагментын язу өчен, элекке педагогик тәҗрибәне куллану белән бергә, заманча  дәрескә таләпләрне – белем «ачу»да эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алырга кирәк иде.


Эшләрне анализлаганда, жюри, иң беренче чиратта, дәрестә укытучының эш барышы белән идарә итүен, укучыларның яңа белем үзләштерүдә актив эшчәнлеген бәяләүне максат итеп куйды. Теманың, дәрес формасының, эш алымнарының төрлелегенә, яңалыгына да игътибар ителде.


II этапка килгән эшләрне бәяләүдә «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзалары һәм Мәгарифне үстерү институты белгечләре катнашты. Нигезләмә таләпләренә туры китереп, иҗади, грамоталы язылган 10 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары «Авыл укытучысы – 2015» конкурсының III этабында катнашу хокукына ия булды.


конкурс бара яна обр


Бәйге бара.


жюри обр


Жюри.


Бәйгедән фотосурәтләр белән биредә танышыгыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ