Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала

Республикада беренче сыйныфка баручы 9,5 мең балага мәктәпкә җыенырга булышырга кирәк. Алар азкеремле, күпбалалы һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән бала үстерүче гаиләләрдә тәрбияләнә. Быел “Мәктәпкә җ...

Республикада беренче сыйныфка баручы 9,5 мең балага мәктәпкә җыенырга булышырга кирәк. Алар азкеремле, күпбалалы һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән бала үстерүче гаиләләрдә тәрбияләнә. Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен Югары Ослан районы Рус Макылы авылында башлап җибәрделәр.


Анда 16 сабый уку өчен кирәк-яраклар тутырылган өр-яңа мәктәп букчасына ия булды. Чарада катнашкан Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева акциянең елдан-ел киңрәк колач җәюен әйтте. Бүген әлеге акция кысаларында Яшел Үзән һәм Казанның Киров районында да чаралар үткәрелә.


Сүз уңаеннан, быел 2-11 сыйныфларга баручы укучылар арасында 14 мең балага шулай ук мәктәпкә җыенырга ярдәм итәргә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ