Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел “Авыл укытучысы” конкурсында ниләр үзгәрде?

Без быел да авыл мөгаллимнәре өчен булдырылган махсус бәйгебезне дәвам итәбез. Быелгы “Авыл укытучысы” конкурсы узган елдагысыннан нәрсә белән аерыла?Конкурс этапларыБылтыр.  I этапта “Яңа заман авыл...

Без быел да авыл мөгаллимнәре өчен булдырылган махсус бәйгебезне дәвам итәбез. Быелгы “Авыл укытучысы” конкурсы узган елдагысыннан нәрсә белән аерыла?


Конкурс этаплары


Былтыр.  I этапта “Яңа заман авыл укытучысы” темасына эссе иҗат итү соралган иде.


Быел. I этапта катнашучылар “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналар алдында сөйләрлек чыгыш текстын язып җибәрергә тиеш.


Былтыр. I этаптан II этапка 10 җиңүче чыгарылды.


Быел. I этаптан II этапка 30 җиңүче чыгарылачак.


Былтыр.  II этап буларак интернетта тавыш бирү оештырылды.


Быел. II этапка чыгучылар дәрес эшкәртмәләрен әзерләп җибәрергә тиеш.


Конкурста катнашу шарты


Былтыр. “Мәгариф” журналының басма версиясенә язылучылар гына катнашты.


Быел. Бәйгедә катнашу өчен “Мәгариф”кә киләсе яртыеллыкка басма яки электрон версиясенә язылырга кирәк.


Конкурста катнашу турында сертификат


Былтыр. Конкурста катнашу турында таныклыкны алу I этап тәмаману белән генә мөмкин булды.


Быел. I этап тәмамланганын көтмичә, иҗади эш сайтта басылып чыгу белән Сертификатны соратып алырга мөмкин.


Былтыр. Сертификат өчен түләү банкта яки редакциядә генә мөмкин иде.


Быел. Быел сертификат өчен түләүне безнең сайтта да (http://magarif-uku.ru/subscription/avyl-ukytuchysy-bejjgesende-katnashu-tu/ ) башкарырга мөмкин.


Сертификат эшләтү һәм почта аша җибәрттерү бәясе үзгәрмәде – 250,00 сум калды.


Бүләкләр


Былтыр. Конкурсның иганәчесе “Мелита” ҖЧҖ I һәм II диплом иясенә бүләкләр бирде.


Быел. Конкурсның иганәчесе “Мелита” ҖЧҖ бүләкне I, II һәм III диплом ияәренә дә бирәчәк.


“Авыл укытучысы-2015” нигезләмәсе белән “Мәгариф” журналының апрель санында яки Magarif-uku.ru сайтында танышырга мөмкин булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ