Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел БДИ материалларының 10-15 проценты башка төбәкләргә тикшерүгә җибәрелә

2014 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп срокларында БДИ материалларының 10-15 проценты берничә тапкыр тикшереләчәк, ягъни алар, сайланып, башка төбәкләргә дә юлланачак. Моның белән махсус сай...

2014 елда бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп срокларында БДИ материалларының 10-15 проценты берничә тапкыр тикшереләчәк, ягъни алар, сайланып, башка төбәкләргә дә юлланачак. Моның белән махсус сайланган экспертлар шөгыльләнәчәк.


Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, бу алым БДИны вакытыннан алда тапшыру чорында да кулланылган. Бу, үз чиратында, бердәм имтихан эшләрен бәяләүнең дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.


 Сканерланган БДИ материаллары PDF-файллар рәвешендә башка төбәкләргә юлланачак. “Иң мөһиме – материаллар очраклы рәвештә сайлап алыначак. Без бу алым имтиханнарның объективлыгын арттырыр дип уйлыйбыз”, - диде Сергей Кравцов.


“Учительская газета”.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ