Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел БДИда географиядән - дүрт укучы, рус әдәбиятыннан ике укучы 100 балл җыйды

Татарстанның якынча 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы 26 майда географиядән һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, Татарстан укучылары географиядән җыйган уртача балл - 64, рус...

Татарстанның якынча 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы 26 майда географиядән һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, Татарстан укучылары географиядән җыйган уртача балл - 64, рус әдәбиятыннан 52,8 балл тәшкил итә.


 Географиядән - дүрт укучы, рус әдәбиятыннан ике укучы 100 балл җыйды.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында хәбәр ителгәнчә, географиядән бердәм дәүләт имтиханы сайлаган 291 чыгарылыш сыйныф укучысының унбере минималь чикне уза алмаган (3,78 процент).


 Әдәбияттан имтиханны 992 укучы тапшырган, аның 39ы кирәкле күләмдә балл җыймаган (3,93 процент). Бу предметларны тапшыру мәҗбүри түгел һәм аларны быел яңадан тапшыру рөхсәт ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ