Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел эссе җәй килерме? Сабантуйга нинди һава торышы көтелә?

Соңгы айларда  халык телендә гел шушы сорау. Кайчан җылыта бу көннәр? Су коенып, кызынып булырдай һава торышы булырмы?Синоптиклар эссе һава торышы килмәс дип кистереп әйтми, шул ук вакытта киләсе атна...

Соңгы айларда  халык телендә гел шушы сорау. Кайчан җылыта бу көннәр? Су коенып, кызынып булырдай һава торышы булырмы?


Синоптиклар эссе һава торышы килмәс дип кистереп әйтми, шул ук вакытта киләсе атналарга әле 30 градуслы җылы  һава торышы күзәтелмәячәк.



– Май, июнь айлары быел үзенчәлекле килде. Нормага караганда 2-3 градуска түбән булды,- ди ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе бүлек җитәкчесе Ирина Трущина бүген  брифингта.



Мәсәлән, нәкъ быелгы кебек салкын, яңгырлы җәй 1978 нче елда күзәтелде. Ә 1969 нчы елда май һәм июнь 2017 нче елга караганда да суыграк булуы мәгълүм.



– Якын көннәрдә һава торышында әллә ни үзгәрешләр көтелми. Пәнҗешәмбе көнне 20-25 градус җылы, ә җомга 19-24 градус җылы булачак. Шимбәдән республикабызга кабат циклон керәчәк. Кабат яңгыр, яшен көтелә. 27 июннән 6 июльгә кадәр һава температурасы нормадан 1 градуска түбән булачак.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ