Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел IX сыйныф укучылары өчен дә татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк

2013-2014 уку елында IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә  татар теленнән бәйсез бердәм республика тесты үткәреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбсары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов...

12013-2014 уку елында IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә  татар теленнән бәйсез бердәм республика тесты үткәреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбсары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2013 ел йомгакларына багышланган еллык коллегиядә хәбәр иткән иде. Бу нисбәттән ул боерык та имзалады. Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, ана телен татар мәктәбендә өйрәнгән укучы имтиханны 3 сәгать 55 минут эчендә тапшырса, рус мәктәбендә татар теле дәресләрен укучыларга биремнәрне эшләү өчен 2 сәгать 30 минут вакыт береләчәк.


Татар теленнән бердәм тест 29 апрель көнне узачак, дип хәбәр ителә.

“Моннан нинди нәтиҗә көтәбез, дигәндә, беренчедән, бу укытучыларны җаваплырак карарга этәрер дип өметләнәбез. Ничә ел буе татар теле укытылып килгәч, аның да нәтиҗәсен күрәсе килә. Бу үзенә күрә бер этәргеч булыр дип өметләнәбез. Укытучы җаваплылык тоеп эшләсә, бөтенләй башкача була бит инде. Кызганычка каршы, татар теле дәресендә балалар, башка эш белән шөгыльләнеп, башка имтиханнарга әзерләнеп утырган очраклар да бар”, - дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.


Тестлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Алар укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтүне күз алдында тота.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ