Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан һәм Кара диңгез ярындагы лагерьларга бушлай юлламалар саны артты

Быел мәктәп укучылары өчен Татарстан лагерьларына һәм Кара диңгез ярындагы лагерьларга бушлай юлламалар саны 1317 гә артык һәм алар 46 мең 869 данәне тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетын...

Быел мәктәп укучылары өчен Татарстан лагерьларына һәм Кара диңгез ярындагы лагерьларга бушлай юлламалар саны 1317 гә артык һәм алар 46 мең 869 данәне тәшкил итә.


Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру темасына багышланган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Бушлай юлламаларның 2790 ы – тернәкләндергеч дәвалауга мохтаҗ балалар өчен, 11 мең 220 се – катлаулы тормыш шартларына дучар ителгән балалар өчен, 3 меңе – хәрби-патриотик чатыр лагерьларына, 26 мең 819 ы – сәләтле балаларга, Олимпиада һәм спорт ярышлары призерларына, волонтерларга, хезмәт отрядларында катнашучыларга, 1040 ы – Кара диңгез яры буендагы сменаларда кадетларга һәм сәләтле балаларга.


Рафис Борһанов әйтүенчә, министрлык линиясе буенча дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча төрле форматларда 150 дән артык профильле смена оештырылачак. Лагерьларда төбәкне өйрәнү, спорт, хореография, линвистика, тарих, культурология, икътисад, экология, журналистика нигезләре, Web-программалау, фото һәм кино сәнгате, хәрби-патриотик тәрбия, социология, политология, актерлык осталыгы, эстетика кебек юнәлешләр бар.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ