Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула — III (ФОТО)

Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек 30 августта ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде...


Быел Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тула. Мәгълүм булганча, моннан чирек гасыр элек 30 августта ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Республикасы суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Әлеге тарихи карар 1992 елда үткәрелгән референдумнан соң халыкта яклау табып, тагын бер мөһим вакыйгада – 1994 елда Россия белән Татарстан арасында төзелгән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәдә дә чагылыш тапты. 2007 елда федераль үзәк белән республика арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә, яңартылып, РФ Президенты В.Путин һәм ТР Президенты М.Шәймиев тарафыннан имзаланды.


Татарстанның яңа тарих битләрендә, дәүләт төзелеше системасы буларак, парламентаризмга нигез салыну вакыйгасы да аерым урын алып тора: шуңа күрә быел Татарстанда парламентаризм формалашуның да 25 еллыгы билгеләп үтелә.


Сезгә тәкъдим ителгән фотосурәтләр шул чорның чынбарлыгын чагылдыра, заман сулышын күрсәтә. Ул елларга кабат әйләнеп кайтырга, хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә. (Дәвамы). Башы.


1 - 0001 обр 1 - 0002 обр 1 - 0003 обр 1 - 0004 обр 1 - 0005 обр 1 - 0006 обр 1 - 0006 1 - 0007 обр 1 - 0008 обр 1 - 0009 обр 1 - 0010 обр 1 - 0011 обр 1 - 0012 обр 1 - 0013 обр 1 - 0014 обр 1 - 0016 обр 1 - 0021 обр 1 - 0022 обр 1 - 0024 обр 1 - 0029 обр 1 - 0030 обр



























































































































































































































































































Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ