Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бер горурлык хисе яна миндә ...» (Татарстан укытучылары Су спорты буенча XVI дөнья чемпионаты турында фикерләре белән уртаклаша)

Бу көннәрдә Казан гөрли. Гөрләмәслекмени?! Россия тарихында беренче тапкыр нәкъ менә безнең Казаныбызда су спорты буенча XVI дөнья чемпионаты бара. Анда 191 илдән 2500 дән артык иң көчле йөзү осталары...

Бу көннәрдә Казан гөрли. Гөрләмәслекмени?! Россия тарихында беренче тапкыр нәкъ менә безнең Казаныбызда су спорты буенча XVI дөнья чемпионаты бара. Анда 191 илдән 2500 дән артык иң көчле йөзү осталары көч сынаша. Катнашучылар өчен генә түгел, Татарстанның күпсанлы спорт сөюче тамашачылары өчен дә күптән көтелгән зур бәйрәм бу. Моның шулай икәнен чемпионат бәйгеләрен тамаша кылган укытучыларның да фикерләре ачык раслый.


032a3771dd4d036cf216935177c8b095


Ленар ВӘЛИЕВ, Арча районы Яңа Кенәр махсус (коррекция) интернат мәктәбе директоры:
– Яңа уку елына хәзерлекнең иң кызган чагы булса да,  мин дә 26 июль көнне, республикабызның барлык коррекция мәктәбе җитәкчеләре белән берлектә, «Татнефть-арена»да «Пилигрим» шоу программасын карап кайттым. Бу көнне безнең өчен чемпионатның ачылыш тантанасын кабат күрсәттеләр. Аны 24 е көнне телевизордан караган идем. Әмма аны үз күзләрең белән күрүгә җитми инде! Дөньякүләм бәйгеләрне дә йөз кызартмаслык итеп үткәрә алабыз бит. Шуңа горурланып, бар тамашага хозурланып утырдым. Минем белән безнең мәктәп укытучысы, ятим баланы үзенә тәрбиягә алган кызы белән бергә Алсу ханым Нигъмәтҗанова да «Пилигрим» тамашасын карап кайтты. Алар да бик ошаттылар. Заманында күренекле шагыйребез Сибгат Хәким бер шигырендә: «Бер горурлык хисе яна миндә ...» дип язган иде. Әйе, хәзер Татарстаныбыз «кара алтын» чыгару белән генә түгел, дөнья күләмендә үтә торган ярышларны да уздыра алырдай мәмләкәт буларак та танылу алды. Казаныбыз хәзер, чын мәгънәсендә, спорт башкаласы бит!
Чемпионат мира FINA 2015. Плавание на открытой воде. Мужчины. 10 км
Раушания НУРМӨХӘММӘТОВА, КФУ доценты:
– Чемпионатның төп бәйгеләре уза торган «Казан-арена» янәшәсендә үк яшә дә, ничек итеп шундый халыкара спорт тамашаларын барып карамыйча түзеп буламы соң?! 27 июль көнне  студент кызым Айзилә белән «Казан-арена»да синхронлы йөзү ярышларын карап кайттык. Тамашачыларның су спорты белән шулкадәр нык кызыксынуы, һәр спортчы чыгышын ихлас бирелеп, ихласланып каравы мине бигрәк тә куандырды. Спортчы кайсы гына илдән булмасын, алар һәркайсының чыгышын көчле алкышларга күмде. Шулай да үзебезнекеләр өчен күбрәк сөенеп, шатланып утырдык. Бу көнне дә илебез данын яклаган Наталья Ищенко белән Светлана Ромашина дигән йөзүче кызларыбыз дуэтлар финалында, Кытай, Япония спортчыларын артта калдырып, алтын медаль оттылар. Димәк, Россия спортчыларының  дөнья тоткасын тотарлыклары бар. Әлеге чемпионат безгә мондый куанычлы мизгелләрне тагын да ешрак бүләк итсен иде.

Чемпионат мира FINA 2015. Синхронное плавание. Группы. Техническая программа. Финал


Гөлсинә ФАЗЫЛОВА, Балтач районы Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары:
Үзебезнең авыл җирлегендә 15 балалы Мөхәрләмовлар гаиләсе яши.  Алсу белән Хәбир Мөхәрләмовлар берсеннән-берсе уңган, акыллы шулкадәр ул һәм кыз үстерә. Менә шул гаиләне Казанга – су спорты буенча XVI дөнья чемпионаты «Пилигрим»ына алып бардык. Әлеге гаҗәеп чара «Татнефть-арена»да үтте. Суда, һавада нинди генә искитмәле күнегүләр ясамады гимнастлар! 8 меңгә якын кеше карады бу тамашаны. Республикабызның йөзләгән күп балалы гаиләләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, студентлар, тәрбиягә бала алган гаиләләр – барысы да чакыру белән килгән иде. Мөхәрләмовларның олысы да, кече дә тамашадан канәгать булып, якты тәэсирләр алып кайтты.  
DSC_7018
Эльмира САФИНА, Арчадагы В.Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәп директоры:
– КФУның чит телләр бүлегендә укучы кызым Камилә әлеге чемпионатта волонтер-атташе буларак катнаша. Волонтерларга чемпионатның сайлап алу ярышларын бушлай карау мөмкинлеге бирелгән икән. 28 июль көнне бөтен гаиләбез белән җыенып бардык. Башта иртәнге якта «Татнефть-арена»да узган трамплиннан синхронлы сикерүдә катнашучыларның сайлап алу ярышларын карадык. Республикабыз, Казаныбыз, халкыбыз өчен горурланып утырдык. Никадәр зур хәстәрлек күрелгән! Ул спорт корылмалары дисеңме, ул ярышларның оештырылуындагы оешканлык дисеңме?! Спортчыларның әзерлегенә дә шаккатмалы! Кичен исә трамплиннан  синхронлы сикерү мизгелләрен күреп, хозурландык. Спортчылардан күпме тырышлык, түземлелек, көч, кыюлык таләп итә икән бу спорт төре. Вакытлары тыгыз дип тормасын, һәркем әлеге чемпионат бәйгеләрен барып күрсен иде. Дөньякүләм мондый бәйгеләрне үз күзләрең белән күрү тагын кайчан насыйп булыр? Билет бәяләре дә артык кыйммәт түгел бит.
Гөлнара АБДРАХМАНОВА, Казандагы 284 нче балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Казаныбызда узасы су спорты буенча дөнья чемпионатын күпләр кебек мин дә бик күптәннән зарыгып көттем. Һәм, ниһаять, узган шимбәдә кызым Әминә белән бергә синхрон йөзү ярышларын барып карау бәхетенә ирештек. Техник программада дуэт һәм техник программада төркемләп  йөзү ярышларын рәхәтләнеп карадык. Бик ошаттык. Спортчылар бигрәк тырыш, җитез:  берсеннән-берсе катлаулы һәм матур чыгышлары белән без – җанатарларны сөендерделәр. Үзебезнең Россия йөзүчеләре аренага чыккач, кайбер тамашачы апалар хәтта күз яшен тыя алмады. Трибуналарны шыплап тутырган җанатарлар башка ил спортчыларын да бик җылы каршылады, ә якташ спортчыларыбызның чыгышын  дәррәү кубып алкышлап, хуплап, шат авазларга күмде. Башкалабызда үткәрелүче мондың тарихи спорт бәйрәмендә катнана алуыбызга бик сөендек. Кызым бигрәк тә. Ә инде безнекеләрнең шул көнгә ярышларда җыйган очколары  буенча беренчеләр рәтендә булгач, тагын да шатландык. Спортчыларыбызның яңадан-яңа биеклекләргә ирешүләрен  теләп калам.

 Чемпионат мира FINA 2015. Синхронные прыжки в воду. Мужчины. Вышка 10 м. ФиналТаһир Сабирҗанов


kazan2015.com сайтыннан фотолар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ