Логотип Магариф уку
Цитата:

Чемпионатның алтын медале күпме тора?

Бу көннәрдә бар җиһан футбол буенча дөнья чемпионаты рухы белән яши диярсең. Инде әлеге чемпионатның да экваторын уздык. Безнең хәлгә керергә теләгәндәй һава торышы да нәкъ менә экватордагыча: эсселек...

DSC_0305Бу көннәрдә бар җиһан футбол буенча дөнья чемпионаты рухы белән яши диярсең. Инде әлеге чемпионатның да экваторын уздык. Безнең хәлгә керергә теләгәндәй һава торышы да нәкъ менә экватордагыча: эсселек 30 градусның өске ягында. Футбол кырында киеренкелек, көндәшлек тагын да кискенрәк, шуңамы гомер буе футбол диеп җан атып гомер иткән илләр чемпионат арбасыннан берәм-берәм коела бара. Чемпионат медальләре өчен көрәш ай-һай бик тә кискен булырга охшап тора. Шулай булмыйча?! Медальләре бик тә бәһале шул! Акчалата диюем. Әйтик, чемпионатта җыелма командасы 1/8 финал раундына чыккан һәр милли федерациягә 12 млн доллар, ягъни 754 млн сум акча бирелә. Россия дә шулар исәбендә. ¼ финал раундына чыгучыга гомуми премия – 16 млн доллар, IV урынга – 22, III урынга чыкканга – 24 млн, финалга чыкканнарга – 28, ә инде алтын медаль откан командага 38 млн доллар күләмендә бирелергә тиеш. Бу бит 2 млрд сум дигән сүз! Туп тибеп шукадәр байлыкка ия булырга кайсы гына ил командасы омтылмасын, ди инде! Шул җәһәттән, моңарчы Халыкара футбол федерациясе рейтингында 70 нче урында торган Россия җыелма командасы да. Үз өеңдә стеналар да булыша диюләре хактыр, ахры


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ