Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирек финалда кемнәр уйнаячак?

Ай-һай эссе!!! Табигатьтәге июль ае челләсен генә күздә тотып әйтүем түгел, Россия стадионнары, бигрәк тә футбол җанатарларыбыз өчен дә бик тә эссе шул быел. Юкка гына футбол уены дөньяда беренче номе...

Ай-һай эссе!!! Табигатьтәге июль ае челләсен генә күздә тотып әйтүем түгел, Россия стадионнары, бигрәк тә футбол җанатарларыбыз өчен дә бик тә эссе шул быел. Юкка гына футбол уены дөньяда беренче номерлы спорт булып саналмый торгандыр инде. Әле кайчан гына Россиянең 11 каласында, шулар исәбендә Казаныбызда да, дөньякүләм Футбол бәйрәмен башлап җибәргән идек шикелле. Инде әнә кичә 1/8 финал раундындагы соңгы матч та уйналып, футбол командалары чирек финалда катнашырга тиешле сигез илне дә ачыклый алдык. Тик алар арасында бу юлы футбол буенча гамәлдәге дөнья чемпионы  Германия дә, кайчандыр чемпион титулларын горур йөрткән Аргентина белән Испания генә юк. Аның каравы, алар арасында инде моңарчы биш тапкыр дөнья чемпионы булган Бразилия бар! Димәк, бу юлы алар алтынчы алтын медальгә дәгъвалык кылачак.


Инде чирек финалда катнашачак ил командаларын күңелдә кабат яңартыйк: Уругвай-Франция, Бразилия-Бельгия, Россия-Хорватия, Швеция-Англия. Чирек финал уеннары 6 – 7 июль көннәрендә үтәчәк. Шуларның берсе – Казанда. Үз төркемнәрендә җиңгән командалар 10 – 11 июль көннәрендә ярымфинал уеннарында «бил алышачаклар». III урын өчен уен 14 июльдә, ә 15 е көнне финал уенында футбол буенча яңа дөнья чемпионы мәгълүм булачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ