Логотип Магариф уку
Цитата:

Чистай районында өч үсмер утырган сал Чулман елгасында агып киткән

Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич – 20.45 сәгатьтә килеп ирешә.Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хез...

Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич – 20.45 сәгатьтә килеп ирешә.



Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында агып китүе турында әйтелә.



Салны елгадагы ярдан 70 метр чамасы эчтәрәк камышлык кына туктатып калган. Бәлага юлыгучыларны коткаручылар 21.15 сәгатьтә ярга чыгара. Коткару эшенә 5 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ