Логотип Магариф уку
Цитата:

Чыгарылыш сыйныф укучылары төп этапта бердәм дәүләт имтиханын тапшыра башлады

Бүген укучылар БДИны география һәм рус әдәбиятыннан тапшыра. Татарстан укучыларының 356сы – географияне, 1118е рус әдәбиятын сайлап алган. Төп этап 26 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төп этапта җ...

Бүген укучылар БДИны география һәм рус әдәбиятыннан тапшыра. Татарстан укучыларының 356сы – географияне, 1118е рус әдәбиятын сайлап алган. Төп этап 26 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төп этапта җитди сәбәп аркасында имтихан тапшыра алмаучыларга 16-19 июньдә өстәмә көннәр дә билгеләнгән. Әмма бу сәбәпләрне документлар нигезендә рәсми расларга кирәк булачак.


Бу вакыт эчендә имтиханны 2014 нче елда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар, үткән елларда мәктәп тәмамлаучылар, шулай ук чит дәүләтләрнең мәгариф учреждениеләрендә урта (тулы) гомуми белем алган гражданнар тапшыра.


Алдагы имтихан көннәрендә физика буенча БДИда - 6320, тарих буенча - 2897, биология буенча – 3480 кеше катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.


Химия буенча имтиханны – 2563, информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча - 1558, география буенча - 356, инглиз теле буенча - 1706, немец теле буенча - 42, француз теле буенча – 18, испан теле буенча – 1, җәмгыять белеме буенча 10103 кеше тапшырырга телән белдергән.


Рус теле буенча мәҗбүри БДИ - 29 нчы майга, математика буенча 5 июньгә билгеләнгән. Рус теленнән быел минималь балл – 36, математикадан – 24.


Барлык имтиханнар җирле вакыт белән иртәнге сәгать унда башланырга тиеш. Математика, физика, әдәбият, информатика өчен 3 сәгать 55 минут, рус теле, тарих, җәмгыять белеменә 3 сәгать 30 минут, биология, география, химия, чит телләргә өчәр сәгать вакыт бирелә. Ә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен имтихан тапшыруга бирелгән вакыт күләме сәгать ярымга арта. Әгәр укучы имтиханда 4 сәгатьтән артык утырса, аңа ашап алу яки сәламәтлеге өчен мөһим медицина процедуралары узу мөмкинлеге тудырылачак.


“Татар-информ” МА.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ