Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чыршы» операциясеннән ниләр көтәргә?

Чыршы, чыршы, без синеСагынып көттек ел буе... Балачактан күңелебезгә кереп калган әлеге җыр юллары ел да Яңа ел бәйрәмнәре җитте исә хәтеребездә яңара. Я, әйтегез, кайсыбызның гына Әтәч елын Яңа...

Чыршы, чыршы, без сине


Сагынып көттек ел буе...


 

Балачактан күңелебезгә кереп калган әлеге җыр юллары ел да Яңа ел бәйрәмнәре җитте исә хәтеребездә яңара. Я, әйтегез, кайсыбызның гына Әтәч елын Яңа ел бәйрәме күрке – хуш исләрен тирә-якка аңкытып торучы чыршы-наратлардан башка гына каршылыйсы килсен, ди. Тик менә кайберәүләр әлегедәй купшы «урман кунаклары»н алдап-йолдап, урлап кисеп алып кайту җаен карый.


 

Яңа ел алды көннәрендә ылыслы агачларны законсыз кисү, саклау һәм сату-алу очракларын булдырмау максатыннан Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы фәрманы белән республикабызда 2016 елның 20 декабреннән 31 енә кадәр «Чыршы» операциясе игълан ителде. Әлеге оператив-профилактик чарага полиция хезмәткәрләре, Татарстан буенча урман хуҗалыгы агентлыгы белгечләре җәлеп ителгән. Алар ылыслы урман-питомникларга, чыршылар сату өчен оештырылган урыннарга әледән-әле рейдлар оештыра. Әлеге операция игълан ителгәннән бирле алар базарларга – 216, урманчылыкларга 97тапкыр максатчан рейдлар ясаган инде. Әлки һәм Мамадыш районнарында чыршы һәм ак чыршы (пихта) агачларын рөхсәтсез кисүнең ике очрагына тап булганнар. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгату өчен Тикшерү комитетына җибәрелгән. Рейдлар барышында 117 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Законсыз төстә киселгән чыршы-наратлар гына да 290 данә! Бу – 108273 сумлык дигән сүз! Үзебез киләсе 2017 елны Экология елы дип игълан иткән булдык. Ә кайберәүләребез, кулына балта-пычкы тотып, дистә еллар буе үскән чыршы-наратка кизәнергә дә тарчынмыйбыз. Бер көнлек бәйрәм өчен. Уйланыйк әле, җәмәгать!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ