Логотип Магариф уку
Цитата:

Cыналган юл

Яши-яши, күп еллар дәвамында аралаша-аралаша аңлыйсың кешеләрне… Аларның фикерләү логикасына, күңел байлыгына төшенү өчен дә вакыт кирәк. Көтмәгәндә генә моңарчы игътибар ителмәгән бер сыйфаты, ягы бе...

Яши-яши, күп еллар дәвамында аралаша-аралаша аңлыйсың кешеләрне… Аларның фикерләү логикасына, күңел байлыгына төшенү өчен дә вакыт кирәк. Көтмәгәндә генә моңарчы игътибар ителмәгән бер сыйфаты, ягы белән сис­кәндереп, гаҗәпләндереп куя безне ­кайчак әйләнә-тирәбездәгеләр.


садыков обр


Әле дә шулай булды. «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире, шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтүче Мидхәт Миннә­тулла улы Садыйковны күптән беләм, теләсә нинди ситуация­дә тыныч кына үз фикерен үткәрә алу осталыгына, «алтын урталыкны» сайлый белү сәләтенә сокланып, хөрмәт итеп яшим. «Мәгариф» журналының аерым бер юнәлешләре озак еллар инде аның күзаллавына, фикер-карашына нигезләнеп үсә, укытучылар өчен мәгълүмати һәм методик материаллар сайлап бирү ягыннан ул башкара торган хезмәт игътибарга лаек.


Ләкин аның иҗат җимешләре – парчалары, нәни хикәяләре тупланган китабы (тиздән Татарстан китап нәшриятында М. Садыйковның «Түзәргә туры килә» исемле китабы басылып чыгачак. – Ред.) мине бөтенләй башка шәхеснең, мин белмәгән кешенең күңел дөньясына алып керде. Җылы, якты, һәр детале тормышны күз алдына китереп бара торган, татар әдәбиятының милли традицияләрендә – әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзәктә саклап язылган әсәрләр аның язу куәсе, сәләте турында сөйләп тора.


...Китаптагы бер өлеш публицистик материаллар инде узган, югалып баручы вакыйгалар, еллар истәлеге кебек укыла. Әйтик, 2002 елны филология фәннәре докторы, профессор Флера Садри кызы Сафиуллина белән оештырылган «Та­тар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бармы?» дигән әңгәмә. Анда инде бу дөньядан киткән укытучыбызның тавышы ишетелеп тора кебек. Бу әң­гәмәдә ХХ–ХХI гасыр чигендә татар те­лен дәүләт теле буларак гамәлгә кую юнәлешендә башкарылган олы эш­ләр дә күренеп тора, ос­тазның укучылары белән горурлануы да аермачык, үз ва­кытында күреп-аңлап бетерелмәгән кимчелекләр (әйтик, дәреслекләр төзе­гәндә гадидән катлаулыга принцибы сакланмау, бер үк коллектив хезмәте кулланылмау) өчен борчылу да бар.


«Сыналган юл» дип аталган, моннан ун ел элек, Казан университетының – 200, татар филологиясе бүлегенең 60 ел­лыгын каршылаган көннәрдә Ис­кән­дәр Аяз улы Гыйләҗев белән әңгә­мә ике га­сыр чиген­дә татар телен­дә, татар фило­логиясе һәм тарихы юнәле­шендә югары белем би­рү­дәге табыш­ларны, милли кадрлар әзер­ләү, татарны өйрәнү фәне өлкәсендәге эз­ләнүләрне яңарта, аларны бүгенге хәл-әхвәл фонында карарга, кабат бәяләргә этәрә.


Башка язмалар да тарихка әверелгән шәхесләр, вакыйгалар, хәлләр турында сөйли. Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу, Сибгат Хәким турындагы әңгәмә, хәт­та шул әңгәмәдә Рафаил әфәнде Хәки­мовның латин графикасына күчү ке­бек заман проблемасына карашы да, го­ме­ре буе Казан университетында сту­дентларны бию серләренә өйрәткән Габдрахман абый хакындагы истәлекләр узып барган заманнарның тарихи-пси­хологик сурәте булып калка.


Юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗатында яңа табышлар телибез.
Дания Заһидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз, Мидхәт абый! Кыска хикәяләрегезне "Сөембикә" дә, "Казан утлары"нда укыган идем. "Түзәргә туры килә" китабын да укырга язсын. Исеме җәлеп итә... Бәхетле китап булсын. Автор: Мөслимә Накиповна

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ