Логотип Магариф уку
Цитата:

«Дәрья» әдәби кунакханәсендә Разил Вәлиев катнашында «Бу дөньяның мин бер кисәкчеге» дип исемләнгән кичә уза

28 нче гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев катнашында «Бу дөньяның мин бер кисәкчеге» дип исемләнгән кичә...

28 нче гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев катнашында «Бу дөньяның мин бер кисәкчеге» дип исемләнгән кичә уздыра.


Разил Исмәгыйль улы Вәлиев – шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Республика премиясе Һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.


Күпсанлы китаплар авторы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев иҗатына багышланган шигъри музыкаль кичәдә әдәби подиум тәкъдим ителәчәк, танылган җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Рамил Миндияр һәм яшь башкаручылар чыгышы булачак, шулай ук театр артистлары, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә.


Разил Вәлиевның китаплары, дискларыннан торган күргәзмә-сату да оештырыла. Шагыйрьдән китапларга култамгасын алу мөмкинлеге дә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ