Логотип Магариф уку
Цитата:

Дин кардәшләребезгә Коръән бүләк итик!

Изге гамәл кылырга телисезме? Рәхим итегез! «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды игълан иткән «Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!» акциясендә катнашыгыз!Тәфсилләбрәк аңлатыйк әле, әлеге фонд ка...

Изге гамәл кылырга телисезме? Рәхим итегез! «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды игълан иткән «Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!» акциясендә катнашыгыз!


Тәфсилләбрәк аңлатыйк әле, әлеге фонд карамагында дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшли. Биредә Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән килүчеләр дәвалана һәм белем ала. «Татар-информ» агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә үзәкнең директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова: “2005 елдан бирле 14 меңнән артык кеше мондый курсларны үтте. Әлеге тернәкләндерү курсларында теләгән кешеләр Коръән укырга да өйрәнә, - диде. - Соңыннан аларга Луи Брайль шрифтында басылган Изге Коръән китабы бүләк итеп бирелә. Ул бик үзенчәлекле формада. Гадәти Коръән калын бер китап булса, күрмәүчеләр өчен эшләнгән варианты зур, калын алты китаптан тора. Авырлыгы да шактый - 10 килограмм. Тагын шунысы да бар, аны яңартып торырга кирәк. Еш укый торгач мондый Коръәннең төрткеле хәрефләре тигезгезләшә башлый, ә төрткеләре юкка чыккач, китапны укып булмый. Шуңа Брайль шрифты белән язылган китапларның куллану вакыты күпкә чиклерәк”.


“Коръән дөньяда өч урында гына басыла. Согуд Гарәбстанында, Төркиядә һәм Казанда, - диде фондның попечительләр советы башкарма директоры Лирия Кусайманова. - Алты китаптан торган бер комплектны бастыру 7500 сумга төшә. Кыйммәт булуының бер сәбәбе кәгазе чит илдән кайтарыла, чөнки Россиядә мондый кәгазь җитештерелми”.


Алда телгә алынган акциянең максаты – Россиядә яшәүче 3500 күрмәүчене Брайль шрифтлы Коръән белән тәэмин итү. Бүген ярдәм итсәк, Изге Китап рамазан аенда дин кардәшләребезнең кулына килеп ирешер ди оештыручылар.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ