Логотип Магариф уку
Цитата:

Диңгезгә чыга торган корабның җилкәннәре өчәү генә булмый

Мәктәптә имтихан ул – белем бирүнең бер өлеше. Төгәлрәк әйтсәң, белем бирү чараларының берсе. Бу очракта туплаган белемне тикшерү һәм шуның өчен билге кую турында гына сүз бармый. Кечкенә гражданинны...

Мәктәптә имтихан ул – белем бирүнең бер өлеше. Төгәлрәк әйтсәң, белем бирү чараларының берсе. Бу очракта туплаган белемне тикшерү һәм шуның өчен билге кую турында гына сүз бармый. Кечкенә гражданинны олы тормышта зур сынаулар көтә, ә аларны уңышлы узу өчен ул булган кадәр тәҗрибәсен һәм гыйлемен эффектив файдалана белергә тиеш. Мәктәптәге идеаль сынау, тормышның бер моделен тудырып, проблемаларны хәл итәргә өйрәтә, җаваплылыкны тәрбияли. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш ул, чөнки мәктәпнең максаты – баланы олы тормышка әзерләү.


Бүгенге имтихан системасы, ягъни БДИ баланы мәктәп капкасының теге ягындагы тормышка ни дәрәҗәдә әзерли? Дөрес төзелгәндә һәм гадел үткәрелгәндә, БДИ, баланың билгеле бер фәннән белемен бәяләү чарасы буларак, объективлыкны тәэмин итә, әлбәттә. Әмма, ни кызганыч, БДИ укучылар һәм укытучылар өчен, түрәләр һәм ата-аналар өчен дә белемнәрне сынау чарасына түгел, ә белем бирү максатына әйләнде дә куйды. Диңгезгә чыга торган корабның җилкәннәре өчәү генә булмый. Ә бүген мәктәптәге дәресләр БДИ өчен кирәклегә һәм БДИ өчен кирәксезгә аерыла башлады. Чара һәм максат урыннары белән алышынган кебек булды.


Баш мөхәррир Илдар Миргалимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ