Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләре билгеләнә

Журнал укучыларыбыз арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр күплеген истә тотып, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары “Әдәби карта” конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә тәрбиячеләр, укытучылар,...

Журнал укучыларыбыз арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр күплеген истә тотып, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары “Әдәби карта” конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләр, гомумән кем иҗат итә – барысы да катнаша алды. Бу конкурс бик популяр булып, катнашучыларның саны йөзгә җитте. Алар безгә үзләре иҗат иткән шигырьләр, җәмгыятьтә булган төрле проблемаларны яктырткан хикәяләр җибәрделәр. Катнашучылар арасында Казан шәһәреннән, Теләче, Балтач, Арча районнынан килгән эшләр байтак.


Иртәгә "Мәгариф" журналы редакциясендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин җитәкчелегендә утырыш булачак. Җиңүчеләр исемлеге "Мәгариф" журналының беренче санында басылып чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ