«Әдәби уку» дәреслеге – тормыш таләбе

Фәридә ХӘСӘНОВА,
Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты
Гөлсинә САФИУЛЛИНА,
Балтач районы Яңгул урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Укытучы, бер яктан, гомер буе яңалык­ка омтылып, икенче яктан, шул яңалыктан беркадәр куркып та яши. Яңа дәрес­лек кирәген дә белә, әмма элеккеге традицияләр югалмас микән, укытып булырмы, балалар үзләштерә алырмы, укытучы нинди кыенлык белән очрашыр, дәреслеккә ярдәмгә методик кулланмасы булырмы, эш программасын өр-яңадан төзисе була инде, дип тә борчыла. Ә инде ФДББС куйган таләпләрнең үтә­лергә тиешлеге, дәреслекләрнең федераль исемлеккә кергән булуы заман укытучысы өчен иң мөһиме.

«Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясе буенча эшләнгән дәреслекләр, алдан ук баланың тормыш тәҗрибәсенә таянып, аның фикри һәм иҗади мөмкинлеген һәрьяктан ачу максатын куя. Бала рус теле һәм әдәбиятын да шушы ук концепциягә нигезләнгән дәреслекләр буенча үзләштерә (биредә чыгармалар да булырга мөмкин: төрле мәктәп төрле дәреслек белән укый). Шуны истә тоту зарур: әдәби материал төрле булса да, теоретик материал, шуннан чыгып, уку-укыту гамәлләре, үзләштерелергә тиешле укыту компетенцияләре бер үк диярлек килеп чыга. Димәк, уку материалының күләмен арттыру мөмкинлеге туа. Дөрестән дә, һәр сыйныф өчен булган уку-укыту комплектына 6 төрле әсбап төзелә: 3 кисәктән гыйбарәт булган дәреслек (аның берсе хрестоматия буларак тәкъдим ителә), предмет буенча эш дәфтәре, инструкциясе белән электрон дәреслек, укыту һәм эш программасы, һәр дәреснең план-конспектын биргән методик кулланма. Сүз дә юк, материал күп, ә дәрес саны үзгәрешсез кала. Билгеле, татарга гына хас булган милли, этник, региональ үзенчәлекләр, традицияләр, ана теле һәм дәүләт теле мәсьәләсе дәрес эчтәлеген бик нык үзгәртә. Болар өстенә, дәреслекләр музыка, сынлы сәнгать, әйләнә-тирә дөнья предметлары белән нык бәйләнештә бара. Аерым дәресләр хәтта күрсәтелгән предметларның кушылмасында тәкъдим ителә. Укучының белем дәрәҗәсе, күзаллавы төрле булуны истә тотып, өстәмә уку өчен текстлар бирелә. Алар дәреслек материалы белән үрелеп барыла, аның дәвамы булып тора.

Башлангыч сыйныф укытучысының татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан аермалы бер өстенлеге бар. Ул, гомумбелем бирү системасының башка предметлары белән бергә, балага рус теле һәм әдәбиятын да укыта, ягъни һәр дәресне һәм дәреслекне чагыштырып укыту мөмкинлегенә ия була. Әйтик, «Литературное чтение» дәресендә «Точка зрения» исемле тема бар, ягъни тышкы дөньяны ничек кабул итү турында сүз бара. Ә «Әдәби уку»да әлеге тема «Күрү ноктасы» дип тәкъдим ителә. Теманың фәлсәфәсе бер үк, аерма тик текстның телендә булып чыга.

«Әдәби уку» дәреслекләренең эчтәлегенә якынрак килсәк, аларның бер уртак интригага корылуы күренә. Әлеге интрига мәктәп укучысының яшьтәшләре булган Әминә белән Әмирнең әйләнә-тирә дөньяны танып белү максатында махсус оештырылган сәяхәте рәвешендә бара. Балалар бер-берсенә бертуктаусыз сорау бирә, җавабын үзләре үк эзли, ялгышса, төзәтергә яннарында укытучы була. Укытучы биредә юл күрсәтүче, киңәшче, дөрес фикергә этәрүче ролендә килә. Ул басым ясамый, мәҗбүриләми, беренче карашка эш тә кушмаган, өйрәтмәгән дә кебек була. Әмма бер минутка да контрольне югалтмый. Балага шул рәвешле «мин боларны үзем теләп өйрәнәм, миңа беркем дә, бернәрсә дә боермый», дигән ышану сеңдерелә. Бер үк вакытта бала үзенең белемен электрон дәреслектәге интерактив күнегүләр аша өйдә дә тикшереп карый ала. Дөресен генә әйткәндә, бу әлләни яңалык та түгел, бу халык педагогикасы гына, аны гамәли рәвештә куллану гына.

<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.