Әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану тәҗрибәсе

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белем һәм күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Заман таләпләренә туры килә торган дәресләр, шул исәптән татар әдәбияты дәресләре бу максатка ирешүдә төп рольне үти. Әдәбият дәресләрендә иҗади эшчәнлеккә өстенлек бирелә. Һәр әсәр укучыны тәрбияләргә сәләтле, бары тик аны аңлап укырга, мәгънәсенә төшенергә һәм тормышта куллана белергә генә кирәк. Укучы дәрестә алган белеменнән файдалана алмый икән, димәк, ул моңа өйрәтелмәгән. “Акыллы булу гына җитми, иң әһәмиятлесе – аны куллана белү,” – дигән философ Рене Декарт.

Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә. Дәресләрдә укучылар текст анализлауның төрле төрләре: сюжет буенча, композицион, стилистик, лингвистик һәм жанр белән бәйле анализ төрләре белән очрашалар. Укытучы сочинение-фикерләмәләр һәм иҗади биремле изложениеләр язарга өйрәткәндә дә, бу анализ төрләре белән таныштыра, чөнки укучы теләсә кайсы текстны анализлап, бирелгән проблема буенча үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә, нәтиҗә чыгарырга, шәхси мөнәсәбәтен белдерергә тиеш.

Креатив укытучы укыту-тәрбия процессында инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Мондый технологияләр белем бирү процессын иҗади оештырырга ярдәм итә, дәрес укучы өчен авыр “йөк” булудан туктый, ул аңа шатлык һәм файда китерә. Инновацион технологияләрнең берсе – критик фикерләү технологиясенә күзәтү ясыйк.

Бу технологиянең актуальлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

‒   белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән котылу;

‒  укучының иҗади потециалын үстерү өчен шартлар тудыру.

Максатлары:

‒   укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

‒  мөстәкыйль фикерләүнең төрле типларын кулланышка кертү;

‒ укыту һәм танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр системасын булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары:

‒   укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;

‒   укучыларны креатив эшчәнлеккә тарту;

‒  белем бирү һәм тәрбия процессын оптимальләштерү һәм белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уятутөшенү (аңлау)рефлексия.

  1. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
  2. Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
  3. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.

Әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану технологиясенең яңалыгы – аның ысулларында, ягъни иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруында. 5 нче татар төркемендә ел дәвамында эшләү дәверендә шактый гына тәҗрибә тупланды. Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар. Белем сыйфаты 70% тан 92% ка күтәрелде. Балалар фикер әйтүдән курыкмый башладылар. Әдәбият дәресләрендә кластер, синквейн, “алты эшләпә”, инсерт һәм “кәрзин” ысулларын кулландым. Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.

“Кәрзин” ысулы.

Бу ысул, гадәттә, дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул идеяләрне, төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның шәхси, парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы…” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Хикәядә аталарын югалткан ике малай турында сүз бара. Берсенең атасы сугыш яраларыннан үлеп китә, икенчесе гаиләсен ташлап китәргә җыена. Хикәя ахырында ул ата гаиләсенә кире кайта. Улы кабат бәхетле мизгелләр кичерә. Кайгы кичергән һәм бәхетнең ни икәнен татыган малайларның хис-кичерешләрен укучылар аңлыйлар, аларга теләктәшлек итәләр. Бу аларның дәрестә нинди фикерләр әйтүеннән күренде.

Укучылар ике төркемгә бүленеп эшлиләр. Аларның берсенә “Бәхет нәрсә ул?” соравы бирелә, икенче төркем “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Башта һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз соравы буенча тиешле фикерен язып куя. Соңыннан иң элек парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Фикер алышуга өч минут вакыт бирелә. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Фикер каршылыклары булганда, балалар үзләренең ни өчен шулай уйлаулары турында әйтәләр һәм фикерләрен расларга тырышалар. Нәтиҗәдә күпчелек кабул иткән фикерләр дөрес дип табыла, хаталары төзәтелә. Шул рәвешле, укучылар “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләренә бәя биреп, төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: бу ысул дәрес вакытында һәр баланың эшләвен таләп итә, бер генә битараф кеше дә булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

Инсерт ысулы.

Критик фикерләүнең бу ысулы укучыга укыганны аңларга ярдәм итә һәм ул, гадәттә, дәреснең икенче этабында кулланыла. Ул катлаулы түгел. Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип тә атыйлар. Иң элек укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки аларга үзләре укый торган текстның кырыена (поляга) тамгалар куеп барырга туры киләчәк. Аларга аңлатма биреп китәм:

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

(минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда, укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән укый. Мин үзем бу ысулны изложение һәм сочинение-фикерләмә язарга өйрәткәндә кулланам һәм болай эшләү уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм.

Г. Бәшировның 5 нче сыйныф әдәбияты дәреслегендә урнашкан “Нинди ул Татарстан?” текстын өйрәнгәндә, укучылар аның кырыена шул тамгаларны куеп бардылар. Текстны тамгалап укыганнан соң, дүрт бүлектән торган Инсерт таблицасы тутырыла. Бүлекләр дә шул тамгалар белән билгеләнә. Таблицага тексттагы мәгълүматлар кыскача гына язып куела. Текстны кабат-кабат уку барышында мәгълүматлар да өстәлә тора. Соңыннан язмалар укыла, тикшереп анализлана. Шулай итеп, укучының элек алган белемнәре өр-яңа мәгълүматлар белән тулыландырыла. Тикшерү шуны күрсәтте: 5 нче сыйныф укучылары бу тексттагы мәгълүматларның күбесен беләләр булып чыкты. Берничә укучы Татарстан елгаларының борынгы исемнәрен (Нократ, Чулман), тагын берничәсе файдалы казылмаларның барлык төрен дә белми булып чыкты. Бу текст буенча сочинение-фикерләмә язганда, укучылар аны аңлап һәм җиңел яздылар. Шулай итеп, Инсерт ысулы текстны кат-кат анализларга, фикерләү күнекмәләрен үстерергә, иң катлаулы мәгълүматны да җиңел һәм яхшы итеп хәтердә калдырырга ярдәм итә.

“Синквейн язу” ысулы.

“Синквейн” сүзе французча шигырь дигәнне аңлата. Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Синквейн ысулының асылы нидән гыйбәрәт соң? Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Сүзнең тәмен тоеп, иң кирәклеләрен генә сайлап, үз фикереңне оста һәм кыска итеп әйтеп бирү сәләтен үстерүдә аның роле зур. Синквейн укучыда төгәллек, күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә әһәмиятле чара булып тора. Укучылар арасында шигырь язарга теләүчеләр дә шактый күп очрый. Аларның бу сәләтен үстерү юнәлешендә укытучылар шактый эш башкаралар. Синквейн ысулын даими куллану мөмкин булмаса да, аның уңай якларын әйтми китеп булмый. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы.

Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә.

Өченче юлга өч фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар.

Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин.

Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме языла. Ул теманы аңлата, укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.

Искәрмә: һәр юлга языла торган сүзләрне укучылар үзләре уйлап табалар. Шарт төгәл үтәлгәндә, шигырь килеп чыга.

Чәчәк. (исем)

Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)

Аңкып, балкып тора. (өч фигыль)

Һәм үзенә тартып тора. (укучының үз фразасы)

Шомырт. (резюме – кыскача йомгак)

Мондый эшне гел эшләмәсәк тә, укучылар өчен ул кызык, чөнки эзләнәләр, уңышларын күреп шатланалар. Минемчә, синквейн тел чарлау һәм зиһенне үстерерүдә ярдәм итә.

“Алты эшләпә” ысулы.

Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләүләре дә, дөньяны танып-белүләре дә төрле. “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим. Укучыларны өч төркемгә бүләбез. Аларның һәрберсенә төрле төстәге икешәр эшләпә бирәбез. (Алар моны шулай дип фаразлыйлар гына. Дөрес, кечкенә эшләпәләрне кәгазьдән дә ясап куеп була.) Бу шактый кызыклы иҗади эш һәм аны дәреснең өченче этабында кулланырга була. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар. Бу ысулның асылын аңлату өчен, Фатих Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәренә таянырбыз. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия.

Ак эшләпә.

Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк. Мәсәлән, укучылар “Сөйләнмәгән хикәя”нең төп вакыйгаларын санап чыгалар, нинди персонажлар булуын әйтәләр һәм аларга кыскача бәя бирәләр. Төркемдәге һәр укучы үз фикерен әйтә. Мисал китерәбез. Чабатачы Әхми гаиләсе бик ярлы булган, хәтта коймак пешерү өчен дә, таба эзләп, күршегә чаба торган булалар.

Сары эшләпә.

Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар. Мәсәлән, “Сөйләнмәгән хикәя”нең төп герое Биктимер тыңлаучан. Ул әнисе эш кушуга ук чыгып йөгерә. Акыллы. Үскәч инженер булган, димәк, башлы, яхшы укыган. Хыялый, уйлап табучан. Табага утырып, таудан шуу кемнең башына килер иде икән? Таудан шуганда ул бәхетле минутлар кичерә. Канатлы кошка охшап кала. Бар да аңа кызыгып карыйлар. Минем дә аның кебек табага утырып шуасым килеп китте, дигән җавапларны ишетергә була.

Кара эшләпә.

Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр. Мәсәлән, коймак ашап, рәхәт кичерергә әзерләнгән Әхми гаиләсенең хыялы тормышка ашмый. Кем гаепле? Биктимер әнисе кушканны онытып, көн буе тауда шуды, шуңа күрә коймак пешмәде, гаилә бәхетле мизгелләр кичермәде. Үзен бәхетле тойган Биктимер ата-анасы турында онытты. Ул дөрес эшләмәде. Өйгә кайткач, әнисе аны кыйнарга теләде. Бу минутта малай да бәхетсез иде.

Кызыл эшләпә.

Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Мисал китерәбез. Рәхәтләнеп тау шуучы малайларны күргәч, Биктимер югалып калмады, табасына утырып шуа башлады. Миңа аның бу сыйфаты бик ошады. Әнисе Биктимерне орыша башлагач, миндә аны кызгану хисләре уянды. Әтисе аны кыйнатмады, чөнки ул улын аңлый, аның улы әллә нигә бер рәхәтлек кичергән икән, моннан бернинди дә зыян юк. Әтисе шулай уйлагандыр. Минемчә, аның да бәхетле булырга хакы бар.

Яшел эшләпә.

Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Биктимер – тыңлаучан малай. Әгәр таба алып кайтасы көнне дә шулай булган булса, аларның гаиләсе бәхетле булыр иде. Сирәк кенә булса да, аларның да бәхетле буласы, тәмле ашыйсы килә. Биктимер табаны вакытында алып кайткан булса, бу кызыклы хикәя дә булмас иде. Без кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, хисләрнең катлаулы булуын да күрмәс идек. Мин Биктимер урынында булсам, нәкъ шуның кебек эшләр идем.

Зәңгәр эшләпә.

Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора. Дәрескә төп йомгаклар ясала: ата-ана сүзен тыңларга кирәк, гаиләдә берүзең генә бәхетле булып булмый, башкалар турында да уйларга кирәк.

Кластер ысулы.

Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, ул сыйныфтагы һәр укучының дәрес дәвамында фикер йөртүен, эшләвен таләп итә. Монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен яза алалар. Эш түбәндәгечә оештырыла. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләр өйрәнелә. Боларга өстәп, без “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” өзеген дә өйрәндек, чөнки ул булачак шагыйрьнең характеры формалашуга бәйле сурәтләүләргә бай. Бу өзек дәреслектә булмау сәбәпле, укучыларга текст әзерләп бирелде һәм аны өйдә укып килделәр. Текстны укыганнан соң, анализ ясала. Кәгазь яки такта уртасында дәреснең темасын һәм идеясен ачарга ярдәм итүче төп (ачкыч) фикер язып куела. Аның тирәсендә фактлар, образлар һәм аларның эш-хәрәкәтләренә бәйле фикерләр, җөмләләр языла. Бу җөмләләр уртада урнашкан төп җөмләгә сызыклар ярдәмендә тоташтырылалар, бәйләнеш саклана. Нәтиҗәдә, укучыларның уй-фикерләрен, геройларга мөнәсәбәтләрен чагылдырган график сурәт барлыкка килә. Кластер (график сурәт) аерым рәсемдә бирелә.

Рәсем: Кластер. Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.

Әдәбият.

  1. Бахарева С.А. Развитие критического мышления через чтение и письмо: Учебно-методическое пособие, – Новосибирск, 2003.
  2. Бутенко А.В., Ходос Е.А. Критическое мышление: метод, теория и практика. Учебно-методическое пособие, – Москва, 2002.
  3. Загашев И.О., Заир-Бек С.И. Критическое мышление: технология развития, – Санкт-Петербург, 2003.

Гүзәлия ТАРХАНОВА,

Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.