Логотип Магариф уку
Цитата:

Э.Фәттахов: “Безнең балалар беренче сыйныфта инглиз телен укырга тиеш”

"Татарстанда беренче сыйныфтан ук инглиз телен укыту балалар бакчасыннан соң телне өйрәнүдә тоткарлык булмасын өчен кирәк", - дип белдерде бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф...

"Татарстанда беренче сыйныфтан ук инглиз телен укыту балалар бакчасыннан соң телне өйрәнүдә тоткарлык булмасын өчен кирәк", - дип белдерде бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һм фән министры Энгель Фәттахов.


Министр билгеләп узганча, мәгариф системасына ел саен ниндидер яңалык кертелә. Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Сабада узган август киңәшмәсендә мәгарифне үстерү буенча яңа бурычлар куелды. Шулай итеп, беренче сыйныфтан ук инглиз телен өйрәнү мәҗбүри санала. “Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз телен белмәве - безнең хата. Аралашу өчен генә булса да инглиз телен өйрәнү зарур, без күп нәрсәне югалтабыз”, - дип саный Энгель Фәттахов.


Татарстанда чит ил компанияләре белән бик күп уртак проектлар гамәлгә куела: чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз телен белергә тиеш. Мөмкинлек булган очракта, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларга инглиз теле өйрәтелә, әмма алар беренче сыйныфта бу телне өйрәнми. Икенче сыйныфта гына дәвам итә.


“Балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә телне өйрәнсә дә, берьеллык тәнәфес нәтиҗәсендә, күп нәрсә онытыла. Шуңа күрә яңа уку елында мәгариф оешмалары алдына телне өйрәнүне беренче сыйныфта дәвам итү бурычын куябыз”, - диде министр.


"Татар-информ" МА. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ