Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде.
Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә:
КПРФ кандидаты Павел Грудинин — 11,2 процент,
ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский — 6,7 процент,
«Гражданская инициатива»н кандидат Ксения Собчак — 2,5 процент,
«Яблоко» лидеры Григорий Явлинский -1,6 процент,
«Үсеш партиясе» рәисе Борис Титов — 1,1 процент,
«Россия гомумхалык берлеге»ннән Сергей Бабурин -1,0 процент,
«Коммунисты России»дан Максим Сурайкин — 0,8 процент тавыш җыйган.
Конституция буенча РФ Президенты 6 елга сайлана.