Логотип Магариф уку
Цитата:

“Электрон балалар бакчасы” системасы аша юлламаны 12,5 мең бала алган

1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2014-2015 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру эше башланды. Биш көн эчендә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системас...

1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2014-2015 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру эше башланды. Биш көн эчендә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша балалар бакчаларына юлламаны 12,5 мең бала алган.


Юлламаны көтүче балаларның әти-әниләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратның ничек баруын тикшереп торырга кирәк. Бала белән бәйле мәгълүматларда “Направлен в ДОУ” (“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән”) дигән язу барлыкка килгәч, әти-әниләргә 1 ай эчендә үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Балаларны оешкан төстә, күпләп балалар бакчаларына урнаштыру эше 31 нче августка кадәр дәвам итә.


"Татар-информ" МА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ